
Артист Данир Сабировның тормыш иптәше, популяр блогер Миләүшә Сабирова авырып тора.
«Мин агуландым. Инде икенче көн хәлем начар. Кичәдән бирле берни ашамыйм. Иртән йомырка кыздырып ашаган идем, бәлки, бозылган йомырка туры килгәндер. Кичә көне буе яттым, эчем авыртты. Бүген дә авырта. Агуланган очракта, нәрсәләр белән дәвалансыз? Кичә температура төшерә торган дарулар эчтем. Бүген тагын температура һәм хәлем юк», – дип ах-зарын сөйләде ул сторислары аша.
Миләүшә Сабированың якыннары фикеренчә, авыру сәбәбе агулану булмаска да мөмкин. «Ирем моны соңгы вакытта артык күп бәйрәм итүебез нәтиҗәсе дип саный. Әни исә: «Сиңа күз тигән», – ди. Иптәш кызым фикеренчә, минем ашказаны асты бизем эшләми», – дип сөйләде блогер үзенең сторислары аша.