news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировларның туганы махсус операциядә һәлак булган

news_top
Миләүшә һәм Данир Сабировларның туганы махсус операциядә һәлак булган
социаль челтәрләр

Миләүшә һәм Данир Сабировларның якын туганы махсус операциядә һәлак булган. Хәрбинең җәсәден туган якларына алып кайтканчы ярты елдан артык вакыт узган… Бу хакта Миләүшә үзенең сәхифәсендә сөйләде.

Бүген без Марат абый белән бәхилләшергә кайттык. Марат абый – туганыбыз. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр июнь аенда ук килгән иде… Гәүдәсен бүген генә алып кайта алдылар...

Марат абый – Хәбирә апабызның икенче улы. Иң кызганычы: ул инде 2 улын да югалтты. Барыбыз да тыела алмыйча еладык. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, – дип язды блогер үзенең сәхифәсендә.

Маратка 45 яшь булган. 1999 елда армиягә алынып, 2 ел снайпер вазифасында хезмәт иткән. Аннан соң хезмәт юлын контракт буенча дәвам иткән. 2024 елның июнендә Донецк өлкәсе Новоселовка авылы тирәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар