Миләүшә һәм Данир Сабировларның зур сөенече бар. Аларның олы кызлары Мәрьям шәһәркүләм «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе булган. Мәрьямнең әлеге титул өчен көч сынашуын, берсеннән-берсе матур чыгышларын Миләүшә үзенең сәхифәсендә күрсәтте.
«Бүген безнең кызыбыз «Татар кызы» бәйгесендә катнашты. Ике атна без ныклап әзерләндек. Борчылдык. Костюмнар тектердек һәм номерлар уйладык.
Мин Мәрьям белән бик горурланам. Ул безнең – балачактан спортчы, актриса түгел. Ә монда аңа үзен бөтенләй башка яктан күрсәтергә туры килде. Һәм ул булдырып чыкты.
Бәйгедә «кумирың белән чыгыш ясау» дигән бирем дә бар иде. Аллаһка шөкер, кумир безнең белән бер түбә астында яши. Данир белән Мәрьям тандемы идеаль килеп чыкты, дип саныйм.
Мәрям бәйгедә беренче урын яулады. Безнең өчен борчылган, ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән укытучыларга, кызларга, дусларыбызга зур рәхмәт», – дип яза блогер.