news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировлар Лилия Хәйруллинаны елаткан

news_top
Миләүшә һәм Данир Сабировлар Лилия Хәйруллинаны елаткан
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Лилия Хәйруллина кунак булды. Ул яңа гына Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреста дүртенче баласын табып кайтты. Җырчы анда 4 ай яшәгән, туган көнен дә шунда билгеләп үткән. Миләүшә һәм Данир Сабировлар аңа Аргентинага кадәр чәчәк «җибәргән».

«Данир Сабиров төркемендә эшләдем, җырчы да булдым, вокалда да, сольный җырлап та. Шуннан ул хатыны Миләүшә белән таныштырды. Без бик дуслашып киттек. Аның хатыны – мөлаем, ачык, яхшы күңелле кеше. Бик яратам. Еш күрешмәсәк тә, аралашып торабыз. Без аның белән бик якын.

Алар миңа туган көнемә Буэнос-Айреска кадәр чәчәк җибәргән. Чәчәк китерделәр, анда танышкан кешеләр дә бар иде, алардан, дип уйлаган идем. Открыткасын карасам, анда «Сабировлар гаиләсе» дип язганнар. Минем күзгә яшьләр килде. Дөрестән дә еладым. Рәхмәт әйтәсем килә. Чын дуслар шундый була икән», – дип сөйләде бу мизгелләрне искә алып Лилия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар