news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировлар Дубайга 6 литр самогон алып бармакчы булганнар, ләкин...

news_top
Миләүшә һәм Данир Сабировлар Дубайга 6 литр самогон алып бармакчы булганнар, ләкин...
Фото социаль челтәрдән алынды

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе Дубайдан ялдан кайтты. «Иң яратмаган эшем – чемоданнарны бушату. Үзем генә җыям, үзем генә бушатам мин аларны», – дип, зарлана-зарлана сториска чыккан Миләүшә Сабирова ерак юлдан соң. Блогер моннан 2 ел элек Дубайга очканда булган кызык вакыйганы да искә төшергән.

«Минем чемоданга кыйммәтле әйберләремне кую гадәтем бар иде. Хәзер алай эшләмим. Чөнки бер тапкыр минем чемоданымны ачып нидер тикшергәннәр. Эченә кызыл белән «тикшерелгән» дип язылган иде. Бер танышымның акчалары, Россиядән алып барган икралары юкка чыкты. Әйберләр шулай югала, аларны кемдер урлаган икәнне дә дәлилли алмыйсың.

Моннан 2 ел элек Дубайга очканда исә таможняда 6 литр самогоныбызны алып калдылар. Без аны бер кешегә күчтәнәч итеп алып барган идек», – дип сөйли Миләүшә.

Блогер шушы көннәрдә яңадан чемодан җыясы булачагын да искәртә, чөнки Данир Сабировның Мәскәү концертлары башланырга берничә генә көн калган икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар