news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировлар бер-берсеннән ничек ял итүләрен әйтте

news_top
Миләүшә һәм Данир Сабировлар бер-берсеннән ничек ял итүләрен әйтте
Фото: Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Эштә дә, өйдә бергә булу парларның үзара мөнәсәбәтләренә йогынты ясамый калмый. Арып китү, юк кына әйберне дә күпертү, тавыш чыгу ихтималы зур. Миләүшә Сабирова үзенең сторисларында шул хакта әйтә һәм тормыш иптәше, юмор остасы Данир Сабиров белән бер-берсеннән ничек ял итүләре хакында сөйли.

Соңгы вакытта сторисларга чыгарга да вакытым булмады. Чөнки тормыш мәшәкатьләре күмеп китә. Хәзер миндә – «чемодан кәефе». Без 2 атналык гастрольләргә чыгып китәргә әзерләнәбез. Мин мондый тормыш рәвешеннән бераз бизгәнмен инде. Соңгы 2 елда гастрольләргә бик аз йөрдем.

Моңа миңа караганда да Данир ныграк борчыла иде. Тәүлек буе бергә яшәп, талашып бетәрбез, дип уйлый. Мондый хәл булмасын өчен, мин еш кына 3 көнгә Истанбулга очам, яки Данир балыкка китә. Шулай итеп, бер-беребездән ял итәбез.

Ә сез бер-берегездән ничек ял итәсез? Әллә инде тормыш иптәшләрегез белән вакыт уздырырга яратасызмы? – дип сораган ул язылучыларыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар