news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировлар алданган: «Ярты миллион акчаны югалттык»

news_top
Миләүшә һәм Данир Сабировлар алданган: «Ярты миллион акчаны югалттык»
социаль челтәрләр

Ялга җыенганда, Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан. Алданулары хакында Миләүшә социаль челтәрләрдә сөйли.

«Бик күңелсез хәлгә юлыктык, сезнең белән дә бүлешәсем килә. Безне ярты миллион сум акчага алдадылар. Бу хәл кисәк кенә булды. Без Мальдив утравына барырга путевкалар сатып алдык, ә ул кеше юкка чыкты. Юк, яңа кеше түгел иде, ул – безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аннан сатып ала торган идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды.

Мальдивка путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирми башлады. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан путевка ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде шул инде, мин инде акчаны түләп куйган идем. Без икәү генә очарга тиеш идек, балаларсыз. Турагентның исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп кеше булды. Аны утырттылармы икән, белмим.

Бу – быел, узган ел гына булган хәл түгел. Хәзер безнең ышанычлы кешебез бар, путевканы шуның аша гына алабыз. Бу вакыйга белән сез игътибарлырак булсын һәм бөтен кешегә дә ышанмасын өчен бүлешергә булдым», – дип сөйләгән Миләүшә Сабирова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар