Миләүшә Айтуганова: «Татар фильмнары авылда төшерелгән өчен тәнкыйтькә дучар була»
Сентябрь аенда узган «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең нәтиҗәләре, «Гашыйклар тавы» фильмы һәм Татарстан кинематографының киләчәге турында «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.
«Быел фестивальнең бюджеты дефицитлы иде»
– Миләүшә Ләбибовна, кинофестивальгә инде ике дистә ел, бу вакыт эчендә нәрсәләр үзгәрде?
– Без буыннар дәвамчанлыгы барлыгын танырга тиешбез. Фестивальне оештыручылар, шул ук Вәлиева Зилә Рәхимьяновна яки Шәймиев Минтимер Шәрипович белән сөйләшсәгез дә, сез мин әйткәннәрне ишетерсез: фестиваль үз линиясен, кыйбласын саклый, беркая да тайпылмый.
Фестиваль президенты Равил хәзрәт Гайнетдин да шуны ук әйтә ала. Без аңа элеккеге исемне кире кайтару теләге белән мөрәҗәгать иткәч, нәкъ менә Равил хәзрәт моның искиткеч идея булуын әйтте. Шуннан соң без патент процессын башладык. Бу инде – сәяси карар кабул ителгәннән соң эчке эш иде. Әмма безнең регламент гомумән үзгәрмәде.
8 елдан соң «анимация» номинациясе барлыкка килде. Мин фестивальгә килгәндә анимация бар иде, тик ул вакытта ул камил түгел иде, гаризалар аз килде. Без программаны көч-хәл белән җыйдык, шуңа күрә без бу номинацияне берникадәр вакытка төшереп калдырырга булдык.
Менә хәзер без анимация «бум»ын күрәбез, ул барлык илләрдә «7 мильле адымнар» белән үсә. Мине, мәсәлән, Иран һәм казах мультфильмнары бик гаҗәпләндерде.
– Узган фестивальнең нинди нәтиҗәләре сезнең өчен иң әһәмиятлеләре? Нәрсәләргә ирештегез, нәрсәләр гаҗәпләндерде, нәрсәләр барып чыкмады?
– Минем өчен соңгы берничә елда фестивальнең эшлекле мәйданчыгын үстерү мөһим. Фестиваль ясый торган кеше буларак, минем өчен ачылу һәм ябылу тантанасы мөһим түгел. Ябылу – ул инде нәтиҗә, анда грамоталы рәвештә призлар тапшырырга кирәк, ә ачылу – кунакларны мәдәният һәм Татарстан белән таныштыру. Аларның күбесе бирегә беренче тапкыр килә, шуңа күрә безнең фестивальнең стиле нинди икәнен күрсәтәсе килә. Шуңа күрә мин тантаналарда нәрсәнедер тәнкыйтьләгәндә артык борчылмыйм, минем өчен эшлекле өлеш мөһимрәк. Бүген иң мөһиме – багланышлар булдыру, нетворкинг. Россиянең төрле төбәкләре һәм төрле илләр белән яңа проектлар турында килешә белүе – Татарстанны профессионалларны җәлеп итү үзәге итә торган бар нәрсә. Миңа безне профессиональ бергәлекнең бәяләве мөһим.
Без бит профессиональ бергәлек һәм массакүләм мәдәният барлыгын аңлыйбыз. Әгәр дә профессиональ бергәлек монда үзе өчен ниндидер мөһим әйберләр таба икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз. Шуңа күрә бездә инде дүртенче ел бергәлек тарафыннан кабул ителгән кино базары, халыкара питчинг һәм төгәл төзелгән күрсәтүләр системасы бара.
Әлбәттә, быел зур акча эшләп булмады. Оештыру комитеты кино күрсәтүләрне түләүле итү турында карар кабул итте. Моны төрлечә кабул иттеләр. Түләүле күрсәтүләр 2 кинотеатрда булды – «Алмаз Синема Родина» һәм «Мир»да. Бу күбрәк иҗади очрашуларга һәм конкурс программасына кагылды.
Кино – ул кешеләр өчен иң үтемле сәнгать. 100 яки 200 сум – ул тамашачыларга бүләк кенә. Һәм монда 2 тенденция ачыкланды.
Беренчесе – безнең тамашачыны бары тик милли фильмнар гына кызыксындыра һәм милли конкурсның барлык фильмнарында аншлаг булды.
Икенчесе – әгәр без фильмнарга алдан ук яхшы реклама ясыйбыз икән, фестиваль вакытында кешеләр киләчәк. Мәсәлән, «Җәннәт әниләр аягы астында» кыргыз картинасы. Ул прокатка чыккан иде, аның Россия буенча җыемнары бик яхшы булды. Фильмны прокатта карый алмаган, әмма бу картина турында нидер ишеткән кешеләр аны фестивальдә карарга килделәр.
Моннан тыш, без ачылыш фильмына, Иранның «Агач кочагында» фильмына басым ясадык, һәм бу картинага шулай ук бик күп кеше килде. Фильмның рекламасы никадәр күбрәк булса, шулкадәр күбрәк кеше аны карарга киләчәк, дигән нәтиҗә ясарга кирәк.
Безнең тулы рекламага акчабыз булмау һәм бюджетның дефицитлы булуы сәбәпле, без социаль челтәрләр, партнерлык мөнәсәбәтләре белән эш иттек, киң реклама булмады. Әгәр дә без һәр фильмны фестивальгә кадәр тәкъдим итә алсак, һәм кешеләр алар турында ишетсә, алар, мөгаен, килерләр иде.
Кешеләр килде, ләкин заллар тулы түгел иде. Марокко, Сирия, Гарәп Әмирлекләре, Бангладеш, Сенегалдан килгән иҗат әһелләре өчен аларның киносын тулы заллар караса күңелле булыр иде. Монетизация күрсәткәнчә, чит ил фильмнарын безнең тамашачыларга җиткерү авыр. Милли фильмнар турында сөйләмәсәк тә, кешеләр аларга барыбер киләчәк.
– Быел фестивальдә Татарстанның 11 картинасы катнашты, алар арасында иҗади дебютлар булмады – тәҗрибәле режиссерлар иде. Фильмнар конкурска нинди принцип буенча сайлап алынды?
– Гаризалар буенча. Быел милли конкурска 48 гариза бирелгән иде. Бу 48 картинадан 10сын сайларга кирәк иде, ләкин тагын 1 картинаны без өстәдек, чөнки ул чыннан да конкурска лаеклы иде.
Мин барысының да тәҗрибәсе бар дип уйламыйм. Мәсәлән, «Я приду» фильмы белән Булат Сабитов – бу аның беренче тулы метры. «Рада не рада» фильмы белән Оксана Синчугова – бу аның дипломнан соңгы беренче эше.
– «Ак Бүре»дән татар телен өйрәнәбез» мультсериалы фестиваль конкурсына ничек эләкте?
– «Ак Бүре» – 2-3-4 минутлык эпизодлы өйрәтә торган сериал. Сайлап алу комиссиясе, телне саклау өчен, сөйләшә генә башлаган кечкенә балаларны нәкъ менә шундый сериал белән җәлеп итәргә мөмкин, дигән карар кабул итте. Сериалны конкурска нәкъ менә идеяләре сәбәпле алдылар.
Cайлап алучыларыбыз татарча яисә татарлар турында булдырылган продуктка бик ихтирам белән карыйлар. Казан кинофестивале нәрсә ул? Бу – җирле кинематографистларны стимуллаштыру. 814 гаризаның 50се конкурска эләккәндә һәм безнең картиналар халыкара конкурска эләккәндә (Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма», Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» яки «Ак бүре»), бу танылу – безнең кинематограф халыкара дәрәҗәгә җитте, дигән сүз.
«Татар фильмнарын һәрвакыт авыл локацияләре өчен тәнкыйтьлиләр»
– Сез «Гашыйклар тавы» продюсеры идегезме?
– Әйе, баштан ук. Идея шундый иде. Илдар Юзеевның юбилей елында мин аның улы Салават Юзеевка шалтыраттым һәм, син әтиеңә бүләк ясарга – аның әсәре буенча фильм төшерергә тиеш, дидем. Башта ул бу тәкъдимгә гаҗәпләнеп карады. Безнең Татарстанда «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» программасы бар, анда «татар классикасын экранлаштыру» пункты бар. Ел саен бездә татар язучылары әсәрләре буенча фильмнар чыга: Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без – 41нче ел балалары», Әмирхан Ениики әсәре буенча «823нче километр» һәм быел Илдар Юзеев әсәре буенча «Гашыйклар тавы».
Ул сценарий язарга кереште, ләкин моңа озак ышанмады. Хисапка акча кергәч, мин аңардан: «Сценарий кайда?» – дип сорадым. Син әтиең хакына нидер эшлисең икән, барысы да бик тиз һәм җиңел бара. Әтиеңә яки әниеңә хөрмәт күрсәтү – балаларның бурычы. Мин Ләбиб Айтуганов белән бәйле нидер эшләгәндә, мин каршымда беркайчан да киртәләр булмый. Бу – ниндидер бәйләнеш, күренми торган җирдән килә торган энергия.
Салаватның да шулай килеп чыкты. Ул тиз арада сценарий язды, һәм без төшерә башладык. Продюсер буларак, мин безнең тагын кайдандыр өстәмә финанслау алачагыбызга ышанмадым һәм, барлык фильмнардагы кебек, шул 4,7 млн сумга йөз тоттым. Тик аннары мин Россия конкурсына барырга батырчылык иттем. Безнең катнаша алырлык материал бар иде инде. Кеше сценарий заявкасы турында гына уйламыйча, фильм белән яшәгәндә һәм һәр күренешне үзе аша кичергәндә, ышаныч туа. Шуңа күрә Мәскәүдә конкурста без ышанычыбызны күрсәттек һәм өстәмә акча алдык. Алар Белоруссия һәм Мәскәүдә дә күренешләрне төшерергә мөмкинлек бирде. Ягъни урыннар киңәйде – Казан гына һәм авыллар гына түгел. Татар фильмнары һәрвакыт шулар өчен тәнкыйтькә дучар була иде.
Әмма иң мөһиме – локацияләр дә, актерлар да түгел. Фильмда төп мәгънә һәм аңлаешлы төп идея җиткерелде. Кайвакыт без фильм карыйбыз һәм режиссерның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйбыз. Месседж режиссерга аңлаешлы, ләкин тамашачы аны «тота» алмый. Монда исә кешеләр киноның ни өчен төшерелгәнен аңлый. Фильмда сине гомер буена саклап кала ала торган бер хис барлыгы – ул саф һәм чын мәхәббәт булуы күрсәтелә.
– Фестиваль Татарстан киносына читтән карарга мөмкинлек бирә. Аның үзенчәлекле билгеләре бармы?
– Беренчедән, бу кино бик ихлас. Безнең кинематографистлар форма артыннан кумыйлар, аларга эчтә яткан нәрсә мөһим. Аның әйтергә теләгән сүзләренә ихлас мөнәсәбәт мөһим. Әгәр Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?»ен алсак – бу аның авырткан урыны иде, һәм ул аны ачып бирде.
Икенчедән – безнең үз ментальлегебез бар. Ментальлек – ул үз әти-әниеңә мөнәсәбәт, безгә гаиләдә салынган тәрбия эзләре. Без бераз басынкы булырга мөмкинбез, без –татарлар – милләт буларак, һәрвакытта да ачыктан-ачык сөйләмибез, кайвакыт үз-үзебездән оялабыз, оятсыз була алмыйбыз. Син моны ничек кенә яшерергә тырышсаң да, бу сыйфатлар барыбер актерлар эше, музыкаль бизәлеш аша экраннан чагылачак. Бу – Татарстан киносын аерып тора да инде.
Без Малайзиягә бары тик «Мулла», «Хәлимә», «Ибн Фадлан» кебек татар фильмнарын гына алып бардык. Ислам контентына сорау булды, һәм без нәкъ менә шундый фильмнарны алдык. Алар өчен бу ачыш булды – алар Россиядә мондый кино булырга мөмкин дип күз алдына да китерә алмаган.
«Безгә студия кирәкми, ул хәзер акланмаячак»
– Татар фильмнарын ничек сатарга? Татарстанда кино төшерергә өйрәнделәр, дигән фикер бар, әмма үзләре өчен.
– Ике проблема бар. Беренчесе – федераль прокатчылар безнең контентны алырга әзер түгел. Алар өчен бу – куркыныч. «Мулла» фильмы белән федераль прокатчыларга таба хәрәкәт итә башлагач, «КароПрокат»та: «Әгәр сез прокатта 200 миллион гарантиялисез икән, без алырбыз», – диделәр. Алар мондый контент белән бик сак эшлиләр. Аларга бу фильмнарның бөтен Россия аудиториясе тарафыннан ничек кабул ителүе мөһим. Төп «бокс» (box office – прокат җыемнары – «ТИ» иск.) федераль прокат булса да, барыбер төбәктә җыелачак.
Прокатта 50 млн тирәсе җыйган «Испытание аулом» фильмын алыйк. Төп кассаны ул Черкесиядә җыйды. Һәм, яхшы «бокс» ярдәмендә, ул фильмны 12 миллионга онлайн-кинотеатрга сатты.
Бездә таныту системасы камил түгел. Без, Россиядә бу фильмнарны алсыннар өчен, федераль прокатчылар белән килешергә өйрәнергә тиеш. Бәлки, моның өчен яхшы актерлар белән яхшы дубляж ясарга кирәктер. Профессиональ тавыш булганда, фильм яхшы кабул ителә.
Моннан тыш, фильмнарны дөньяда таныту өчен, төрле телләргә тәрҗемәләр ясарга кирәк. Бездә тәрҗемәчеләр һәм тавышларның зур базасы булган яхшы тавыш яздыру студиясе булырга тиеш. Моны халыкара дәрәҗәдә эшли алмау һәм федераль прокатчыларның саклыгы – безнең җитешсезлек. Минемчә, бу – вакытлы чор. Хәзер бу контент белән сөйләшүләр алып бару һәм халыкара фестивальләргә чыгу өчен барлык шартлар да бар.
Һәм, әлбәттә, икенчел базар, онлайн-платформаларга сату. Төркиянең «TRT» телерадиокомпаниясе бездән 10 татар фильмын сорап алды: «Мулла»дан башлап безнең барлык фильмнарны. Ләкин моның өчен тагын акча кертергә кирәк. Әгәр син әзер продукт бирәсең икән, бу – бер хәл. Синдә кино булып та, аңа тагын тәрҗемә, тавыш һәм субтитрлар кирәк икән, бу – икенче хәл, процесс сузыла. Шуңа күрә мин Татарстанда пост-продакшн үсеш алуын телим. Татарстанда анимация, графика, төсне коррекцияләү һәм яңгырату белән эшләүчеләр өчен бөтен шартлар да бар.
– Ә киностудия кирәкме?
– Безгә зур студия кирәкми, ул хәзер акланмаячак. Акчаны рискка ату була. Ул миллиардлар тора, һәм аның өчен даими рәвештә эре бюджетлы фильмнар җитештерү кирәк. Ә бездә әлегә андый нәрсә юк, һәм шунда ук барлыкка килер дип уйламыйм да – каян килеп чыксын ул?
Без Малайзиядә, Джохор штатында булдык, анда Кытай яки Голливудныкыннан калышмый торган зур киностудия бар. Әмма Малайзиядә фильмнар, индустрия ташкыны юк, һәм без килгәч, барысы да буш иде – җитештерү юк. Гаять зур территория, зур павильоннар, цехлар белән берничә мең гектар, ләкин барысы да буш.
Җирле студия турында сөйләү өчен, алга таба ниләр булачагын аңларга кирәк. Әгәр дә татар сериаллары даими төшерелеп, телевидение һәм кино коллаборациясе булса, ул чагында уйлап карарга мөмкин булыр иде. Тик алга таба нәрсә булачагын аңламый торып, зур студиягә акча сорап булмый.
Икенче момент – җиһазлар даими рәвештә яңартыла. Без сатып алырбыз, ә 3 елдан барысы да искерәчәк. Бу – бюджетта бик зур «тишек» булачак. Әгәр җиһазлар яңартылмаса, кинематографистлар моңа җитди карамаячак.
– Татарстан кинематографында кадрлар белән бәйле хәл ничегрәк? Казанда кызыклы кешеләр бар, ләкин без аларны Казанда тота алабызмы?
– Тотып калу өчен даими инфраструктура кирәк. Кешеләр проектлар принцибы буенча яшәргә тиеш түгел. Мәсәлән, штатлы актерлар спектакльләрсез берни дә эшләми. Әгәр режиссерларны фильмга чакырсалар, алар бу территориягә тотынып торачаклар. Күпчелек даими эш урыны булмаганга китә.
«Татармультфильм» студия һәм штат җыйды. Кешеләр анда Казан мәдәният институтыннан соң кала. Әмма «Татармультфильм» – компьютерда тупланган эш. Без кино төшергәндә, бу – төрле локацияләр һәм павильоннар.
Әлегә кадәр Казаннан китмәгән кинематографистлар – үз җирләренең патриотлары. Әмир Галиәскаров, Илшат Рәхимбай, Юлия Захарова күптән китә алырлар иде, әмма алар биредә моны үстерү өчен нидер эшләргә кирәклеген аңлыйлар. Мин бу кешеләргә бик рәхмәтле. Алар, бәлки, даими производство булмау белән канәгать түгелдер, әмма, шуңа да карамастан, алар теләсә нинди кино төшерә алалар.
– Сез сериаллар турында сөйләштегез. Нигә бездә аларны төшермиләр?
– Быел безнең онлайн-кинотеатрлар белән хезмәттәшлек тәҗрибәбез булды, һәм мин бу хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип уйлыйм. «KION» белән без августта «Сергий против нечисти»ның өченче сезонын төшердек. Әгәр хәзер онлайн-кинотеатрлар белән дуслашып, аларны бирегә бюджетлары белән алып килсәң, бу теманы бездә үстерергә мөмкин булыр иде. Без әлегә моның белән шөгыльләнмәдек.
Мөрәҗәгатьләр күп. Монда шунысы мөһим, без онлайн-кинотеатр белән бергә эшли башласак та һәм үз хикәясе булган сериал төшерсәк тә, бу инде яхшы – без тәҗрибә туплыйбыз, һәм алга таба үз продуктыбызны тәкъдим итәргә мөмкин булачак.
Татар сериалларын булдыруга килгәндә. Безнең үз телеканалларыбыз бар. «TMTV» белән бергә «TMTV һәм «Татаркино» тәкъдим итә» акциясен башлап җибәрдек, аның кысаларында «Татаркино»ның 100 еллыгына телеканал һәр якшәмбе безнең архивтан кино күрсәтә. Шәп бит – бу телеканал белән алга таба да эшләргә мөмкин, төрле каналлар өчен эшләргә була.
Әгәр көчләрне берләштерсәң, күп нәрсә эшләргә мөмкин.
– Татарстанда театр мәдәнияте, милли театр нык үсеш алган. Бу – безнең кинога нәрсәдер бирәме?
– Әлбәттә. Беренчедән, бездә бик көчле актерлар. «Гашыйклар тавында» читтән бер генә актер да юк – барлык актерлар да үзебезнеке. Күпләр билгеләп үткәнчә, бу – искиткеч актерлар коллективы, яшь һәм өлкән яшьтәге актерларның яхшы тандемы.
Бездә кино өчен туган театр актерлары бар. Алар сәхнәдән кадрга җиңел күчә – бу бик кыйммәтле нәрсә. Бездә акрынлап яңа актерлар когортасы барлыкка килә. Мәсәлән, «Без – 1941 нче ел балалары»нда дебют ясаган Кариев театрыннан дүртлек.
– Татар киносы популярлаша аламы, яки безнең кино артык үзенчәлеклеме?
– Татарларга гына кызыклы булмаган хикәя тудыру мөһим. Без бит Корея фильмнарын карыйбыз, мәсәлән, Пон Джун Хоның «Паразитлар»ы. Бу – чиста Корея картинасы, анда барысы да Кореяныкы. Ләкин бу геройларның хикәяләре безгә якын. Безгә көчле сценарийлар кирәк. Якутиядә эшләгән кебек, бу – безнең актерлар булсын. Ул, мәсәлән, мексикан кешесенә охшамаса да, хәсрәтләнергә мәҗбүр итә: шулай ук борчыла, нәфрәтләнә, ярата. Милләте булмаган әйберләр бар.
«Төбәкләрдә татар киносы Татарстанга караганда күбрәк бәяләнә»
– Кино базардан тыш үсә аламы?
– Базардан тыш фестиваль киносы үсә. Бөтенләй төрле ике юнәлеш бар. Кемдер фестивальләр өчен махсус кино төшерә, һәм бу киноның үз үзенчәлекләре бар. Бу – авторлык киносы, һәм бу авторлар хәтта конкрет фестиваль өчен дә төшерергә мөмкин. Мәсәлән, Пусандагы фестивальдә якут киносын кабул иттеләр, һәм хәзер алар ел саен анда. Кемдер махсус Мәскәү кинофестивале өчен, кемдер, Андрей Звягинцев кебек, Канн өчен төшерә.
Төрле фестивальләрнең үз сайлап алу принциплары бар. Бу – без фестивальләрдә эшләгән беренче юнәлеш. Анда бик арзан кино, башка прокат һәм үз идеологиясе булырга мөмкин, һәм бу кино башкача алга бара.
Әлбәттә, ниндидер приз алу мөһим. Фестиваль режиссерлары өчен катнашу гына түгел, күренеп тору да мөһим. Бу – профессиональ бергәлектә исем һәм танылу бирә. Аларны сайлап алучылар белә.
Кино карый һәм фестиваль концепциясен төгәл билгели ала торган грамоталы сайлап алучылар алай күп түгел. Әмма әгәр сез фестиваль киносы эшлисез икән, сезне бу сайлап алучылар беләчәк, һәм алар үзләре картина сораячак. Безнең быел Алексей Романовның «Легенды вечных снегов» фильмы белән шулай булды (2024 елгы «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең Гран-при иясе. – «ТИ» иск.).
Икенче юл – прокат киносы. Бу – чиста продюсерлык киносы. Әгәр беренче очракта бу – режиссерлык киносы булса, икенче очракта, кино кертелгән акчаларны кире кайтаруга юнәлдерелгән. Димәк, анда үз маркетинг стратегиясе бар: кинотеатр прокаты, аннары стриминг платформалары яки онлайн-кинотеатрлар, ә аннары телевидение.
Фестиваль темасыннан соң, фильм 1 ел фестивальләрдә йөргәннән соң, автор киносына юнәлгән үзенчәлекле онлайн-кинотеатрларга бирергә мөмкин. Бу да аерым эш – барысын да рәттән алмыйлар.
– Россия төбәкләрендә «Татарстан киносы көннәре», «Архив киносы көннәре» һәм башка чаралар уза. Алар ничек эшли һәм җирле кинематографны алга җибәрү өчен никадәр нәтиҗәле?
– «Татарстан киносы көннәре» милли кинематограф эшләүчеләрнең барысы өчен дә бик яхшы булды. Телевидениедә эшләгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек иттек, шуңа күрә безнең төбәкләрдә татар диаспоралары күп икәнен беләм. Мин монда иҗат ителгән кино башка төбәкләрдә яшәүчеләргә барып җитәргә тиешлеген аңлый идем. Һәм ул анда, сүз уңаеннан, Татарстандагыга караганда күбрәк бәяләнә.
– Анда «ачлык», ә монда, бәлки, тамашачы туеп беткәндер?
– Монда сайлау мөмкинлеге зур. Без «Татарстан киносы көннәре» белән Үзбәкстанга бардык, анда заллар тулы иде. Һәм анда кешеләр елый – шулкадәр сагыналар. Бу – алга таба хәрәкәт итүгә нигез бирә. Мәсәлән, без Красноярск краенда, Омскида һәм Ханты-Мансийскида күрсәттек. Әгәр алга таба без «Гашыйклар тавы» белән Татарстан киносының нәрсә икәнен белгән төбәкләргә барсак, бу кинога киләчәкләр. Бу – бары тик бару һәм күрсәтү өчен генә түгел, нәкъ шуның өчен эшләнә. Бу очракта эмоциональ өлеш бик мөһим, әмма икенчесе – шул ук татарлар кинотеатрларга Татарстан фильмнарына килсен өчен нигез салу, әлбәттә.
Без быел Татарстан кинематографының 100 еллыгына бөтен архивыбызны үзгәрттек. Минемчә, пленкага төшерелгән һәм цифрлаштырылган бу бай материалны кешеләргә даими күрсәтергә кирәк. Бу – безнең тарих. Без кешеләрнең бу контент белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын күрдек.
Минемчә, без «Архив киносы» фестивален ел саен үткәрелә торган чара итәчәкбез.
– Һәм азакта – Татарстан киносының миссиясе нәрсәдә? Аны ни өчен төшерүләрен аңлау бармы?
– Миндә бар. Минемчә, Татарстан кинематографы мәдәни һәйкәлләр рәвешендә булган бөтен нәрсәне алдагы буыннар өчен саклап кала ала. Кино – ул мәңгелек сәнгать бит. Спектакль бара, ләкин сәхнәдән төште – спектакль юк. Ләкин ул яздырылган килеш калырга мөмкин. Бездә берничә ел «Кино + Театр» акциясе бара, кешеләр кинотеатрга пленкага язылган иске спектакльләрне карарга киләләр. Бу – архив киносы кебек үк. Бу, сүз уңаеннан, спектакльләр яздырыла һәм зур кинотеатрларда күрсәтелә торган тренд. Ә без моны инде 5 ел эшлибез – Камал театры спектакльләрен күрсәтәбез. Алга таба да хәрәкәт итәргә мөмкин – Тинчурин, Качалов театрларына, моны аудиовизуаль материал рәвешендә калдыру өчен.
Ә кинодан – без әлегә кадәр «Волга-Волга», «Девчата» кинокартиналарын карыйбыз һәм моның мәңгелек сәнгать булуын аңлыйбыз. Татарстанда татар язучыларының танылган әсәрләрен кулланып күбрәк фильмнар төшергән саен, заманча фильмнарны күбрәк төшергән саен, безнең буыннар безнең ничек яшәвебезне, нәрсә эшләвебезне, нинди кыйммәтләребез булуын шулкадәр озаграк беләчәк. Бу бик мөһим – киләсе буыннар өчен калдыру. Һәм кино – ул иң дөрес юл. Барысын да кинога төшерергә кирәк.
Шуңа күрә хрониканы торгызырга кирәк. Хәзер Казан кинохроникасы фильмнары – иң кыйммәтле материал, һәм елдан-ел ул тагын да күбрәк бәяләнәчәк, алмаз кебек булачак. Бу – безнең байлыгыбыз. Кино да шулай ук. Без озак бәхәсләшә алабыз: бу – вакытлы күренеш, әмма без эшләгәннәр һәм тарихта калганнар – бу факт.
«Татар-информ»нан тәрҗемә.