news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова «Мәдинә» спектакленнән соң: «Өйгә шок хәлендә кайттым!»

news_top
Миләүшә Айтуганова «Мәдинә» спектакленнән соң: «Өйгә шок хәлендә кайттым!»
Солтан Исхаков

Журналист, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова Тинчурин театрында булып кайтканнан соң, социаль челтәрдә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Сәлам, дуслар! Кәрим Тинчурин театрында «Мәдинә» спектаклен карадым бүген. Шок хәлендә кайттым өйгә!

Юл буе уйландым: көтелмәгән вакыйгалар, фәлсәфи, тормышчан... Менә бу актёрлар спектакльдән соң сыгылган лимон кебек (фотога ишарәләп – авт.) булалар инде. Образларны тудыру өчен күпме энергия, көч түгелә. Резедә Сәләхова – син талант!!!

Барып карагыз, җәмәгать. Кем әйтмешли, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк», – дигән Миләүшә ханым.

Аның белән җырчы Айгөл Бариева да килешкән: «Әйе, көчле спектакль!» – дигән.

«Ул Резедә Сәләховага халык артисты исемен бирергә кирәк инде», – дип тәкъдим иткән берәү.

Резедә Сәләхова үзе исә: «Рәхмәт, кадерле Миләүшә Ләбибовна!» – дип комментарий калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар