Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова киңәш сорый

news_top_970_100
Миләүшә Айтуганова киңәш сорый
Солтан Исхаков

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, продюсер, журналист Миләүшә Айтуганова уйга баткан. Виртуаль дусларыннан ул: «Тузганак белән ничек көрәшәсез?» – дип сораган.

Тузганак безгә «одуванчик» буларак күбрәк таныш. Хәзер аның бөтен дөньяны сары келәм итеп, чәчәк аткан мәле. Беренче карашка, бер гөнаһсыз бу үсемлек белән ник көрәшергә, үссен, матур бит, диярсез. Ләкин үзләре йорт-җир белән торучылар белә инде. Бу үсемлек чүп үләннәре рәтенә керә. Ишегалды, бакча тирәсен чиста, тигез итеп газон чәчеп тотарга яратканнар өчен тузганак, чынлап та, котолгысыз бер дошман сыман.

«Сәлам! Сездә дә тузганак күпме ул? Чистый бөтен дөньяны басты. Ничек көрәшәсез? Киңәш бирегез әле...» – дип язган Миләүшә ханым да социаль челтәрдәге сәхифәсендә, яшел чирәмдә сары тәкыя киеп яткан фотосы астында.

«Балын ясарга», «Ел саен бөтен булган тузганакның чәчәген җыеп алып, күп итеп тәкыя үреп дусларга, танышларга таратсагыз, ике-өч елдан бетәчәк», «Вакытында үләнне чабырга», – кебек киңәшләр биргәннәр аңа.

«Көрәшмәскә. Сокланырга гына. Чәен эчәргә», – дип язучы да булган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2022
    Исемсез
    тузганак чыгу белән тамыры белән казып алам бакчадан
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100