news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләштән джем рецепты

news_top
Миләштән джем рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә миләштән джем ясарга өйрәткән. Ул кайнатма ясар алдыннан миләшне өшетеп алырга киңәш итә.

Ингредиентлар: 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон, 1 стакан су. Барысын да иттарткычтан чыгарып, калын төпле савытта шикәр комы салып әйбәтләп болгатырга, газга куярга. Кайнап чыккач, сүрән утта 40-45 минут кайнатырга, болгаткалап торырга.

Әзер кайнатманы салкында сакларга.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар