Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләш чыпчыклары тук, ә ябалакларга үлем яный: аномаль кыш кошлар тормышын үзгәрткән

Ни өчен кыш ахырына таба Татарстан урманнарында ябалаклар үлә башлаган, ә шәһәрләрдә миләш чыпчыклары һәм карабүрекләр артып киткән? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан университетының биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов сөйләде.

news_top_970_100
Миләш чыпчыклары тук, ә ябалакларга үлем яный: аномаль кыш кошлар тормышын үзгәрткән
Биологиядә табигый сайланыш бар, иң җайлашканнары гына исән калачак
Султан Исхаков / «Татар-информ»

«Миләш чыпчыклары, карабүрек һәм урман чыпчыкларын тукландыру өчен җиләк-җимеш җитәрлек»

Татарстанда быел кыш үзгәрүчән булды: бозлы яңгырлар, кар, җил һәм «температура тирбәлешләре». Илгизәр Рәхимов «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, кышкы һава торышы кошлар өчен дә сюрпризлар тудырган.

«Узган көздә миләш һәм балан уңышы аеруча мул булды. Әгәр дә узган кышларда миләш һәм урман чыпчыклары инде язга бөтен ризыкны ашап бетергән булсалар, быел азык әле дә күп. Урам һәм паркларда йөрсәк, андагы агачларда җимешләрнең әле күп булуын күрәбез. Дүләнә һәм миләш тә бар, баланнар да әле ашап бетерелмәгән. Җиләк-җимеш белән тукланып кыш чыгучылар – миләш чыпчыклары, шулай ук карабүрек һәм урман чыпчыклары өчен уңыш мул булды, – ди орнитолог.

Бу кышта карабүрекләр артык күп түгел. Узган еллар белән чагыштырганда, кызыл түшле кошлар быел шактый ким.

«Көндәшлек мөнәсәбәтләре үз ролен уйнагандыр. Миләш чыпчыклары карабүрекләрдән эрерәк тә, тавышлырак та. Миләш чыпчыгы җимешне бер кабуда йота, ә карабүрек – ул «дәрәҗәле» кош. Ул җимешнең сусыл җирен генә ашый, орлыкларын чыгара, ә моның өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә алар дус яшәми, карабүрекләр миләш чыпчыкларының күп булуына ияләнмәгән», – дип ачыклык кертте профессор.

Рәхимов сүзләренчә, бу кышта безгә төньяктан карабүрекләр һәм урман чыпчыклары гына түгел, чи-чи чыпчыклар да килгән. Әле күптән түгел танылган орнитологлар Татарстанда ак поляр ябалак очравын да белдерә. Ә бу – чыннан да бик сирәк күренеш.

Җиләк-җимеш белән тукланып кыш чыгучылар – миләш чыпчыклары, шулай ук карабүрек һәм урман чыпчыклары өчен уңыш мул булды.

Фото: Султан Исхаков / «Татар-информ»

«Боз катламы аркасында ерткычлар кимерүчене тиз генә тотып ала алмый»

Быел җимешләр генә түгел, күркәләр дә бик күп. Орнитологлар чыршы чукырларын да зур кызыксыну белән күзәтә. Алар – тау чыпчыклары гаиләсеннән булган җырчы урман кошлары. Әлеге нәни кошлар тиз арада күркәләрне табып алып, аларның орлыкларын чыгарып ашый.

«Минем үз гомеремдә, 40 ел эшләү дәверендә, Казан эчендә шуның кадәр күп чукырны күргәнем юк иде», – дип билгеләп үтте Рәхимов.

Декабрь һәм гыйнварда социаль челтәрләрдә Татарстанда ябалакларның үлүе турында бик күп хәбәрләр пәйда булган.

Фото: © ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты

«Татар-информ» әңгәмәдәше тагын бер үзенчәлекне билгеләп үтте. Декабрь һәм гыйнвар айларында социаль челтәрләрдә Татарстанда ябалакларның үлүе турында бик күп хәбәрләр пәйда булган.

«Миңа бик күп фотолар җибәрделәр, кемдер хәтта үлгән ябалакны университетка алып килде. Кошларның үлем сәбәбе аномаль һава торышына бәйле. Кыш дәвамында берничә тапкыр бозлы яңгыр яуды, алар аркасында кар боз кабыгы белән капланды. Мондый очраклар элегрәк тә булган, ләкин быел «температура тирбәлешләре» берничә сантиметрга кадәр калынлыктагы боз катламы барлыкка килүгә китергән», – дип аңлатты галим.

Рәхимов билгеләп үткәнчә, ябалаклар ау вакытында башта кар астындагы тычканның тавышын тыңлый, аннары аңа ташлана һәм табышын эләктереп ала.

Кош боз кабыгын ватканда, тычкан качып өлгерә. Шуңа бәйле рәвештә, күп кенә ябалаклар ачлыктан интегә.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ

«Боз кабыгы аркасында ерткыч кимерүчене тиз генә тотып ала алмый: кош боз кабыгын ватканда, тычкан качып өлгерә. Шуңа бәйле рәвештә, күп кенә ябалаклар ачлыктан интегә һәм, мондый һава торышына яраклашкан булсалар да, салкыннан туңып үлә», – дип зарланды профессор.

«Каргалар ояларын югары корсалар, күп су көтегез»

КФУ кафедрасы мөдире тагын бер кызыклы күзәтүе белән уртаклашты. Каргаларның үзләрен тотышларыннан чыгып, язгы ташуның ничек булачагын фаразлап була икән. Февраль аенда каргаларның туй чоры башлана, һәм алар оялар кору өчен урын сайлый.

«Күпьеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: су күп буласы елны каргалар үз ояларын алдагы елларга караганда шактый биеккә коралар. Карга оясын биеккә корган икән, су басу да көчлерәк булачак», – дип кисәтте Рәхимов.

Февраль аенда каргаларның туй чоры башлана, һәм алар оялар кору өчен урын сайлый.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, карга – вак кошлар санын табигый көйләүче. Алар моның белән махсус шөгыльләнми, ләкин вак кошлар кайдадыр ояларын караучысыз калдыра икән, карга аны җимерәчәк. Соңгы елларда республика шәһәрләрендә каргалар саны тотрыклыланган.

«Казанда оя коручы каргалар күп түгел, барлыгы 800-900 пар гына. Шуңа күрә алар күп дип борчылырга сәбәп юк. Ләкин узган гасырның 90нчы елларында бездә мондый кошлар бик күп иде», – дип ачыклык кертте Рәхимов.

«Беренче разведчиклар февраль ахырында пәйда була»

Күчмә кошлар көньяктан безнең төбәккә гадәттә март аенда кайта башлый. Беренче булып каргалар кайта, халык сынамышлары буенча бу – яз башын билгели.

«Каргалар беренче булып кайта, җылы һәм иртә язларда аларның беренче разведчиклары февраль азагында ук пәйда була», – дип билгеләп үтте орнитолог.

Беренче булып каргалар кайта, халык сынамышлары буенча бу – яз башын билгели.

Фото: © «Наш Черемшан»

Аның күзәтүләре буенча, соңгы елларда безнең шәһәрдә шактый күп кара каргалар кыш чыга. Еш кына кешеләр аларны күчмә кошлар белән бутый, ләкин аларны аеру авыр түгел. Кагыйдә буларак, күчеп кайткан каргалар кышлаганнар белән чагыштырганда ябыграк һәм куркаграк.

«Башта – каргалар, аннары сыерчыклар, тургайлар, кызылтүшләр кайта. Апрельдә суда йөзүчеләрнең – челән, торна, каз, үрдәк, шөлди һәм акчарлакларның кайтуы көтелә. Май уртасында шәүлегәннәр күренә, аннан соң сандугачлар, ясмык чыпчыклары кайта», – дип билгеләп үтте спикер.

Рәхимов сүзләренчә, хәзер безнең шәһәрләрдә күгәрченнәр дә күп түгел. Эш шунда ки, заманча йортларның чормаларына тәрәзәләр ясалмый, ә кошларга кайда да булса оя корырга кирәк. Оя кору өчен шартлар начарайганлыктан, кошлар саны да кимегән.

«Авыру күгәрченне өйгә алып кайтмагыз»

Халык күгәрченнәрне куркыныч инфекцияләр таратучы дип саный. Бу уңайдан КФУ кафедрасы мөдире кешеләргә гигиена кагыйдәләрен сакларга һәм авыру кошларга кагылмаска киңәш итә.

Уңайлы шартлар булган очракта, күгәрченнәр кыш ахырыннан алып көз ахырына кадәр балалар чыгарырга сәләтле.

Фото: © «Татар-информ»

«Әгәр сез очып китә алмаган күгәрченне яки башка кошны күрсәгез, аны коткарырга тырышырга кирәк түгел – кулларыгыз белән кагылмагыз, өйгә алып кайтмагыз. Биологиядә табигый сайланыш бар, иң җайлашканнары гына исән калачак», – дип саный Рәхимов.

Спикер сүзләренчә, күк күгәрченнәр гыйнвар азагыннан ук чормаларда оя кора башлый. Аларның беренче балалары март якынлашканда ук чыга, башка кошлар исә бу вакытта оя кора башлый гына. Уңайлы шартлар булган очракта, күгәрченнәр кыш ахырыннан алып көз ахырына кадәр балалар чыгарырга сәләтле. Безнең якларда, күгәрченнәрдән тыш, каргалар, чыпчыклар, чәүкәләр, саесканнар да кыш чыга.

Орнитолог кыш көне кошларны ашатырга ярау-ярамавын аңлатты һәм икмәкнең зыянлы булмавын да белдерде.

Кышын кошларны ашатырга мөмкин һәм кирәк.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Кошларны ач калдыруга караганда икмәк белән тукландыру яхшырак. Җимлекләрдә хәзер икмәк, тоз, хәтта торт табарга мөмкин, диләр. Мондый очракларда мин кешеләргә бер капчык солы сатып алырга, аны көн саен тозсыз пешерергә һәм җимлекләргә куярга киңәш итәм. Билгеле, моны беркем дә, хәтта энтузиастлар да эшләмәячәк. Шуңа күрә булганны бирү яхшырак», – дип ассызыклады Рәхимов.

Орнитолог бер тапкыр да икмәк ашап үлгән кошны күрмәвен әйтә. Кышын кошларны ашатырга мөмкин һәм кирәк, дип нәтиҗә ясады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100