Алар ял йортында танышты. Совет заманындагы ял йортында. Аңа, Әлфиягә, заводта алдынгы эшче буларак, профком биргән путевка иде. Егетне, Тәлгатьне, колхоздан «бераз дөнья күрерсең, бәлкем әле берәр чибәрне дә очратырсың» дип, уены-чыны белән озатканнар иде бирегә. Икесенең дә инде яшьләре дә бар, гаилә камыты кияргә бик вакыт та бит, әбиләр әйткәндәй, насыйп эше инде, язмыштан узмыш юк.
...Колхозда кыр эшләре инде бетеп килә. Быел көзе иллә дә матур килде. Ул инде сөрелеп яткан кара бәрхет япмасыдай кырларга соклану дисеңме, ул авылның инеш аръягындагы алтындай сап-сары чукларын салындырып утырган көяз каеннардан күз алалмаумы... Искиткеч матур иде быел әбиләр җәе... Табигатьнең менә шундый гүзәл чагында килеп төште инде егет бирегә. Ял йорты дигәне – санаторий инде ул. Аяклары авыртканга дәва-сихәт тапмасмы, диюләре өйдәгеләрнең дә. Әни карчык. бик тәфсилләп, чемоданга һәйбәтләп-таслап тутырды улының кием-салымын. «Белмәссең тагы, бәлки, үзе кебек берәрсе килеп чыкмагае», – дип үзалдына сөйләнгәләп тә алды ул, уендагы – телендә, дигәдәй. Намаз артыннан да һәр көн: «Берәр миһербанлы бәндәңне улымның йөргән юлларына чыгарсаң иде, Раббым», – дип теләк теләргә дә онытмый үзе.
...Алар беренче тапкыр кичке якта фонтан янында очраштылар. Тәлгать, биек итеп эшләнгән эскәмия аркасына сыеныбрак, гәҗит укып утыра иде. Гәҗит-журналсыз, китапсыз торалмый инде ул. Ә монда бик һәйбәт китапханә бар икән – ал да укы гына. Менә ничә көн инде әле гәҗит, әле журнал тотып чыга да утыра шунда. Әлфия исә, бүлмәдәшләре шау-шуыннан качып дигәндәй, тулай торакта да туйган хатын-кыз гәпләреннән, дип, кичке саф һава суларга чыкты. Күр инде, нинди генә агач-куаклар үсмәгән дә, көз аларны нинди генә төсләргә манмаган?! Ничектер моңсу булып китте. Аның күз алдыннан балачагы, өй каршында үскән биек миләш агачлары, кыш керү белән чыпчыкларның чыркылдашып миләш чүпләүләре йөгереп үткәндәй булды. Әле бит шул миләшләрдән әнисе аңа, җепкә тезеп, төймә-муенса да ясап биргән иде. Муенына такмаса да караваты янында бүрәнәдәге кадакта шактый эленеп торды әле ул. Ярата иде шул миләш агачларын. Шулар төбенә иске җәймә җәеп, «өйле»дә уйныйлар иде әле зуррак кызлар белән.
Әтисе аны юкка гына «Миләш чыпчыгы» дип үртәштермәгәндер. Карасана, туган йорт хатирәсе булып, шул миләш агачы гына калдымы икәнни... И-и, алай дисәң, озак булдымыни соң ул балачак. Әнисен югалтканда бик кечкенә калды шул. Абыйлары кайсы кая китеп урнашты. Күпмедер вакыттан әтисе дә, чирләп, бу фани дөнья белән хушлашты. Балалыктан да чыгып бетмәгән үсмер кыз әнисенең туганнарына сыенды. Ә бервакыт яшь кызларны җыеп, Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр. Әлфия дә эләкте ул исемлеккә. 16сы да тулмаган кыз ачлы-туклы тормыштан, салкын баракларда яшәүдән, аркаларына кәрзин асып, юеш торф ташудан тәмам гаҗиз булды. Арык гәүдәле бу кызны әлеге михнәттән: «Үлә бит бу бала, җибәрегез, зинһар», – дип ялынып, мондагы хәл-әхвәлләрне ишетеп артыннан килгән тутасы коткарып калган иде.
Апасы аны икенче туганы янына – Таҗикстанга озатты. Анда җылы як, зәмһәрир суыклары юк дип, шатланып яшәде Әлфия. Әмма да ләкин, климаты килешмәде шул, бик нык ябыкты. Кызу һава галәмәте, диделәр. Югыйсә, бик ошаткан иде бу җирләрне, калган да булыр иде шунда, бәлкем инде – гомерлеккә. Нишлисең, эчәр суларың анда булмагач. Туган җир үз баласын какмас, диде дә кайтты. Тутасы аны заводка эшкә урнаштырды, тулай тораклы да булды. Менә шунда көн күрә инде әлегәчә. Туйды ахры ул бу тулай торак тормышыннан. «Тулай торак – тешсез тарак, – ди әнә вахтер түти. – Нишләп сазап ятасыз монда?! Әллә күпме өйләнмәгән егет йөри әнә заводта. Кем кирәк соң сезгә, хан малайларымы?..» – дип әрләштереп тә ала үзләрен. Үзеңнеке, үз тормышың кирәк шул. Эх, әти-әнисе булган, авыл җирендә яшәгән берәр егет очрасын иде дә...
Аллеялар буйлап әйләнгәләп йөри торгач, уйларыннан бераз арынырга теләпме, әзрәк утырыйм булмаса дип, ул да шушы фонтан янындагы эскәмиягә чүкте. Тып-тын гына утырганда ул кыштырдаган тавышка сискәнеп киткәндәй булды. Бактың исә, эскәмиянең теге башында берәү гәҗиткә чумып утыра икән бит. Әллә торып китимме дигәндә, ул берәү дә гәҗитен кыйшайтып, бу якка карыйсы итте ахры. «Әллә куркыттым инде...» – диде егет кыяр-кыймас. «Курыккан, ди. Сезләрдән генә курка торганнардан түгел без», – дигәнен сизми дә калды ул. Егет елмайды. Ярый ла шулчак авызыннан чак кына: «Нигә ыржаясың», – дигән сүзләр чыгып очмады. Эштә бит кәнфитләнеп тормыйлар алар, ниләр генә әйтелми, әллә шаярту, әллә чын – белмәссең, беркем үпкәләми. Юк, монда бит – культурный урын. Ярамас. Әмма дә ләкин... «Әллә сез дә колхозданмы?» – дигәч инде егет... Валлаһи, шартлый язды. «Нинди колхоз, заводта эшлим мин!» – дип ачуыннан кызарып, чак тавышын җыеп әйтә алды. Имештер, күрмисеңмени, ул шәһәрнеке! Аннан ничектер икесе дә көлешеп куйдылар. Менә шулай танышып китте бит ул Тәлгате белән.
...Еллар узды. Өйне шатлык-сөенечкә тутырып, 2 кыз, 1 ир бала дөньяга аваз салды. Бәхете туган ягыннан йөзләрчә чакрым ераклыктагы шушы нигездә булган икән ләбаса. Нәкъ ул хыялланганча. Кайнаналы йорт – әниле йорт. Ә йорт каршында, алгы бакчада үсеп утырган миләш агачларын ни дисең... Тәлгәш-тәлгәш уттай кызыл миләшләр. Бәлкем, шушы миләшләр тартып китергәндер дә әле аны бирегә. Шуларга карый да томан артында калган балачагы искә төшкәндәй була. Әнә әнисе, юк, кайнанасы бит бу, чү, икесен ничек бер итеп күрә соң ул?!
«Кызым, саташасың ахры, чү, борылыбрак ят әле, җайлабрак. Хәзер духтыр килә, бераз түз, укол ясагач җиңелрәк булыр, йоклап алырсың, – дип тынычландыра кызы урынына күргән киленен кайнана. Аннан улына борылып: – Балаларга хәбәр итикме әллә... Алай дисәң, киттеләр генә әле, – дип, яшьле күзләре белән тагын килененә төбәлә. – И-и, яшәргә иде әле гөрләшеп, оныкларыгыз туганны көтеп. Кая ашыгасың болай...»
Әлфия кичкә таба күзләрен бөтенләйгә йомган иде. Тәлгатьнең моңа ышанасы, язмышның бу шаяруы белән ризалашасы килмәде. Икенче көнне дә, менә күзләрен ачар, дигән өметтә иде. Балаларына да: «Юк, әниегез үлмәде, авыруы көчле, тирән йокыда гына ул», – дип тәкрарлады. Ул көнне йорттан мәет чыкмады. Бары өченче түлектә генә ир ризалыгын бирде. Бөтен йолаларны үтәп, шартына китереп, урам тулы кеше Әлфияне инде туган ягына әйләнгән авыл зиратына озатты.