Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләштән джем рецепты

Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра.

news_top_970_100
Миләштән джем рецепты
Гөлүзә Василова

Миләштән витаминлы ширбәт, компот, кайнатма, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Мөслимдә яшәүче Зөлфирә миләштән бик тәмле итеп джем әзерли. Рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз.

«Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар дип беләм. Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра. Ут янып торган миләштән бик тәмле чәй тәмнәре дә әзерләргә була. Джем аеруча тәмле килеп чыга», — ди Зөлфирә.

Джем өчен кирәкле ингредиентлар 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.

Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.

Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100