Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинаның әтисе вафат булган

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры бу хакта үз сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинаның әтисе вафат булган
«Татар-информ» архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинаның әтисе вафат булган. Ул өч ел яман чиргә каршы көрәшкән.

ТВ журналисты әтиле балачагы хатирәләре белән үз сәхифәсендә уртаклашкан.

«Мишәгә казлар ашатырга төшәбез…

Мин әтинең киң, җылы күкрәгенә аркамны терәп барам… Велосипедның алдагы рамасына, йомшак җирне авырттырмасын дип, әти джемперын урап куйган.

Җәйге талгын җил, чәчне туздыра, муенны кытыклый, тургайлар сайрый.

Рәхәт!

Велосипед педале келтерәгән уңайга, әти җай гына сөйли…

Күрәсеңме, күктә бер нокта эленеп тора!

Тилгән ул. Канатларын какмыйча 20 минут шулай «эленеп» тора ала.

Аннан йомран малае очрый, я куян кызы… Барысы турында да белә ƏТИ! Тәмләп, тәфсилләп сөйли.

Тарих бабай. Мәгариф отличнигы. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллим. Минем өчен дөньядагы иң кадерле кеше — әти. Алыштыргысыз авторитет! Əтигә охшаган бер ир-ат та очрата алганым булмады, булыр дип ышанмыйм да!

Əтисез ямансу. Белеп торсак та, каһәр суккан ул чир белән өч ел көрәшсәк тә. Барыбер ямансу. Көчле рухлы, акыллы, сабыр, киң күңелле әтиле иткәнең өчен рәхмәт Раббым», - дип үзәк өзгеч итеп язган Миләүшә Сибгатуллина.

Журналистның виртуаль дуслары мәрхүмнең якыннарына күркәм сабырлык, «әтиегезнең урыны оҗмах түрендә булсын» дип теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100