news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан тутырылган борыч рецепты

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры эчлеккә гөмбә дә салырга тәкъдим итә.

news_top
Миләүшә Сибгатуллинадан тутырылган борыч рецепты
https://www.instagram.com/milausha_tv/

Тутырылган борыч өчен ингредиентлар: татлы борыч, шампиньон гөмбәсе, дөге, иттарткычтан чыгарылган ит, атланмай, тоз, борыч

Беренче эш итеп борычларны юарга, төбен капкач итеп кисәргә, эчен алырга.

Дөгене бүрттерергә, гөмбәне турарга һәм атланайда кыздырырга. Кызган гөмбә өстенә дөге, фарш, тоз, борыч кушып болгатырга.

Әзер эчлекне борычларга тутырырга. Кечкенә кисәк атланмай да салырга була.

Мультиварка савытына борычлар яртылаш кына күмелерлек итеп су салырга һәм «тушение» режимында (30-35 минут) пешерергә.

Әзер борычларны яшелчәләр (черри помидоры, салат яфрагы, кукуруз) белән бизәргә.

«Кыш уртасында өстәлдә аллы-гөлле, шундый җете төсле ризыклар булса, ашавы да, яшәве дә күңелле», — ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар