Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан шифалы катнашма рецепты

«Табибларга эш ясап, авырып ятмас өчен бертуктамый үзеңне карарга, яратырга, шифалы - табигый дарулар белән дәвалап торырга кирәк», — ди «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан шифалы катнашма рецепты
«Татар-информ» архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан сарымсак, лимон һәм бал катнашмасыннан ясала торган табигый дару рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 5 лимон, 5 баш сарымсак, 0,5 литр бал.

Лимонны вак итеп турарга яки иттарткычтан чыгарырга һәм бал белән болгатырга. Сарымсакны вакларга һәм шул массага кушып болгатырга. Катнашманы банкага тутырырга һәм 10 көн караңгы урында төнәтергә кирәк.

Бер тәүлеккә өч бал кашыгы кабып куярга. Ике ай дәвамында кулланырга. Ихтыяҗ булган очракта ике атна ял иткәннән соң бу курсны тагын кабатларга була.

Бу катнашма организмны ныгыта, кан басымын һәм ашкайнату системасы эшен көйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100