news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан каз каклау рецепты

Татар һәм башкорт халкының иң борынгы, затлы ризыкларының берсе ул.

news_top
Миләүшә Сибгатуллинадан каз каклау рецепты
https://www.instagram.com/milausha_tv/

Казны каклау тәртибе:

Казны салкын суда юарга, корытып сөртергә, эчен һәм тышын эре тоз белән яхшылап уарга.

Ашамлык төрә торган, май сеңдерә торган кәгазьгә төрергә. Бәз тукыма да ярый.

Тоз эреп сеңсен өчен бер тәүлек өйдә тотарга.

Аннан соң салкынча, җиләс урынга элеп куярга.

Яз җитеп кояш карый башлагач, кәгазен ачып, кояшлы урынга эләргә.

Каклаган каз 2 елга кадәр саклана ала.

Табынга яшеллек, вак помидор, кызыл борыч белән бизәп бирергә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар