Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан кара җимешле һәм чикләвекле ризык рецепты

Чәй янына үзенчәлекле һәм тәмле ризык була.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан кара җимешле һәм чикләвекле ризык рецепты
https://www.instagram.com/milausha_tv/

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан чәй янына үзенчәлекле тәмле ризык рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 100 гр өй җылылыгындагы каймак, 100 грамм өй җылылыгындагы атланмай, 1 йомырка, 1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1,5 чәй калагы коры чүпрә, чама белән он.

Эчлеге: юып, төше алынган кара җимеш, әстерхан, миндаль, кешью чикләвеге.

Кара җимеш эченә төрле чикләвекләр тутырырга.

Камырны җәяргә, бер рәт «чикләвекле җимешләрне» тезәргә һәм рулет итеп төрергә

Татлы ризыкның өстен йомырка сарысы белән майларга һәм мәк тә сибәргә мөмкин.

Духовкада өсте килгәнче пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100