Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан кәбестә бөккәне рецепты

Эчлеккә фарш кушыла.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан кәбестә бөккәне рецепты
«Татар-информ» архивы

«Бер пакет кефирга яки әчегән сөткә 1 йомырка сытам (күп йомырканы яратмый төче камыр), 1 чәй кашыгы тоз (тозның да төрлесе була), 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы кушам.

Онны илим. кечкенә иләк белән, онны аз-азлап кына, турыдан-туры камыр баса торган савытка илим. Онны салып, болгата башлаганчы, шушы он өстенә көпшәкләндергеч сибәм. Аннары барысын бергә кашык белән туглыйм. Онны гел өсти барам. Кашык белән болгатуы кыенлашкач, камырга 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып, азлап-азлап кына он куша барып, камырны кул белән басып бетерәм. Ул савыт төбенә дә, кулга да ябышмый башлый. Кулга ябышкан камырларны кырып төшерәм дә, камырны куна тактасына бушатып, инде бераз анда басам.

Барысына бергә унбиш минут чамасы вакыт китәдер.

Төче камыр озак һәм шәп итеп басканны ярата. Аз гына катырак булган кебек тоелса да ярый, чөнки хәзерге оннарның җилемсәсе юк, бераз торгач, йомшап бетә ул.

Әйбәтләп басканнан соң, камырны кимендә 15 минутка (озаграк та ярый) бер читкә алып куеп торыгыз. Бу бик мөһим! Өсте кипмәсен өчен азык пленкасы белән каплагыз», — дип камыр рецепты белән уртаклашкан Миләүшә Сибгатуллина.

Эчлек өчен: бер баш, уртача зурлыктагы кәбестә, фарш, кара борыч, паприка, туңдырылган укроп.

Бөккән өстен майлау өчен бер йомырка сарысы кирәк


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100