Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан борай бәлеше рецепты

Журналист ит урынына ат картасы салган.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан борай бәлеше рецепты
«Татар-информ» архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан борай (полба) бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Гадәттә бәлеш ярма белән иттән пешерелә. Журналист ит урынына ат картасы салган.

Борай бәлешенең камыры өчен 1 стакан сөт , 1 стакан тутырмыйча су, чүпрә 1 аш кашыгы шикәр комы салып бераз он кушып апара ясарга.

1 чәй калагы тоз, 2 йомырка сарысы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он салып йомшак камыр куярга, кабарып менгәч төртеп төшерергә. Тагын бер менгәч шәп иттереп басарга.

Эчлек өчен 2 стакан борайга 4 стакан су салып, салмак утта 30 минутлап пешерергә, тоз салырга. Аннан өстен калын япма белән каплап, 2-3 сәгать томалап торырга.

Ит суганны сарымсак белән ак майда кыздырырга. Аннан борай белән болгатып, борыч, тоз өстәргә.

Камырны җәеп, эчлекне салгач, өстенә бер кап эретелгән ак май агызырга. 1 сәгатьтән соң кайнар шулпа салырга. Бәлешне 1 сәгать (ит белән булса 1,5 сәгать) пешерергә.

Духовкадан алгач, 30 минутлап өстен калын тастымал белән каплап тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100