news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан бал тортын җиңел пешерү рецепты

Корж камыры сыек итеп ясала.

news_top
Миләүшә Сибгатуллинадан бал тортын җиңел пешерү рецепты
«Татар-информ» архивы

Камыр өчен: 4 йомырка, 200 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы бал, 2 бал калагы сода, 200 грамм атланмай, 300 грамм он.

Крем өчен: каймак һәм куертылган сөт

«Мин коржлар пешереп иза чикмим! Камырны пергамент җәйгән табага агызып тигезләп җәям дә, 180 градуска кадәр кызган духовкада 12 минут пешерәм», — дип язган Миләүшә ханым.

Суынгач пергаменттан кубарып, кисеп, арасына мул итеп крем сыларга һәм берсе өстенә берсен өяргә.

Бер сәгатькә салкынга куярга.

«Бик тәмле һәм бик тиз әзерләнә», — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар