Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина: «Ятып торам, ашарга пешермим, җыештырмыйм, чөнки — 2 гыйнвар!»

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина Яңа ел турындагы күзәтүләрен һәм фикерләрен Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина: «Ятып торам, ашарга пешермим, җыештырмыйм, чөнки — 2 гыйнвар!»
Солтан Исхаков/архив

Яңа елны ваклый башлаганда башка килгән уй-фикерләр күп һәм төрле…

Яңа ел җитте дә, бар да үзгәрә дип сабыйларча ышанучы җаннар да күп. Инстаграм битләре теләгәнеңне алырга өйрәтүче тылсымчыларның рекламалары белән тулган. Теләкләрегезне языгыз да, шампан шәрабына бутап эчегез… Могҗиза булды да, бөтен хыялларың чынга ашты ди… Аннан ни эшләргә?

Теләк тормышка ашсын өчен бик көчле энергетика кирәк… Сиңа бирелгән «пакет» бары синеке бит инде ул!

Аны ничек куллану синең ихтыярда! «Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң — имгәк» дигән мәкаль бар. Халык белми әйтми!

Инста киңлекләрендә хыялларыңны теләк теләп кенә тормышка ашырырга өйрәтүче тылсымчы-феяләр күбәеп китте. Фәлән мең акчаңны түләп бер атна марафон үтәсең дә, имеш, бай һәм матур буласың! (Алар үзләре даими авырый, кайберләренең гомумән диагнозы ук бар!)

Җәмәгать!

Медаль бит ике яклы: ашаудан туктамыйча, ябыгып булмый. Дөрес яшәмичә, сәламәт булып булмый! Эш эшләми акча алып, бай булып булмый! Теләк тормышка ашсын өчен бик көчле энергетика кирәк.

Дөньяга туганда һәрберебезгә «пакет энергии» бүлеп бирелә: үзенеке җитмәсә, теләк-хыялларын тормышка ашырыр өчен, адәм баласы нәселендәге баласыннан, туачак оныгыннан энергия суыра башлый!!!

Нәтиҗәдә, бала гаилә кора алмый, оныклар туа алмый яки чирле булып туа.

Бу минем С.Н.Лазарев теориясен байтак еллар өйрәнгәч туган фикерләрем! Берәүгә дә көчләп тагарга җыенмыйм! Белгәнеңне һәрчак кешеләр белән уртаклашырга кирәк дип уйлыйм — шуңа яздым! Сез ничек дип уйлыйсыз?

ПиСи: бүген минем иң яраткан көнем — 2 гыйнвар! Бүген мин ятып торам, ашарга пешермим, җыештырмыйм, елның бер көнен бары тик үземә багышлыйм, инде өченче ел китте», — дип язган Миләүшә Сибгатуллина.

«Теләкләр телибез инде. Шампан шәрабләре белән эчкән юк», «Бөтен фикерләрең бик дөрес. Кем эшләми, шул ашамый. Һәркемнең ничек яшәве үзенең тырышлыгына бәйле. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, дип тиккә әйтмиләр бит», — дип яза халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100