Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина: «Мә, тыгыгыз!» - дип ашарга әзерләүдән бөтенләй мәгънә юк»

Инстачылар аның фикере белән килешүләрен белдереп, смайликлар калдырган.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина: «Мә, тыгыгыз!» - дип ашарга әзерләүдән бөтенләй мәгънә юк»
«Татар-информ» архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина һәр эшне теләп, яратып эшләгәндә генә нәтиҗәсе булуы турында язган.

«Мин тиеш яки миңа рәхәт. Бу позицияләрнең һәр кеше үзе теләгәнен сайлый ала. Һәрбер нәрсәгә шул ике юнәлештән чыгып мөнәсәбәтеңне үзгәртергә була бит.

Эшкә — мин тиеш дип түгел, ә сиңа рәхәт булганга барырга;

Гаиләңә — мин тиеш дип түгел, ә пешерәсең килгәнгә, рәхәт булганга әзерләргә;

Спорт белән — мин тиеш дип түгел, канәгатьләнү алу өчен, сәламәт булу өчен, үзең яраткан төре белән шөгыльләнергә.

Саный китсәң … һәр омтылыш шулай! Кеше бу дөньялыкта бер генә яши!

Аз булса да акчасы бар дип яратмаган эшкә йөрүдән ни мәгънә?!

«Мә, тыгыгыз!» — дип ашарга әзерләүдән, бу очракта ризык пешерүдән бөтенләй мәгънә юк!!!

«Яратсалар шул килеш тә яратырлар әле», — дип, җәяү йөреп керергә дә иренүдән ни файда?

Стериотиплардан котылып үзең теләгәнчә яшәгәндә гомернең һәр мизгеле мәгънә белән тула!

Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килеп тора!» — дип язган журналист.

Инстачылар аның фикере белән килешүләрен белдереп смайликлар калдырган. «Син — энерджайзер», — дип язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100