Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина: «Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын ни өчен үткәрәләр?»

Журналист күптән түгел мәрхүм булган әтисен сагынуы турында язган.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина: «Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын ни өчен үткәрәләр?»
Солтан Исхаков

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина әтисен сагынып, уйланулары турында язган.

«Өчесе, җидесе, кырыгы… Ни өчен үткәрәләр? Корьәндә язылмаган… Гадәткә кергән, дога бара. Кырык бер ясин чыгарга кирәк. Җирләнгәннең өченче көнендә җан раббысы каршына баса, җан күбәләк булып кайта. Өчесенә өстәлләр тезгәндә кайтты бит! (ышанасы килә…)

Давыллар булып кайтты. Паралмагачның «әти» ягы (әти сөялеп утыра торган өлеше) сынып төште. Ялганмады, кисеп яктык.

…җидесеннән кырыгына кадәр… Җанга тәмугъ һәм җәннәтне күрсәтерләр, кырыгыннан соң җирдән китәр. Барзахка. Мәңгелеккә.

Авылдашларга, туганнарга, күрше-күләннәргә зур рәхмәт. Кайгы бергәләп күтәргәндә җиңеләя.

Өчесен үткәргәч, җанга рәхәт тынычлык иңә. Җидесен уздыргач, күңелдәге бушлык тулылана төшә. Ярый әле соңгы сулышына кадәр янында булдым. Ярый әле теләгәндә су бирә алдым. Ярый әле соңгы көнендә дә әти яраткан кайнар, куе, сөтле чәйне ясап эчертә алдым. Ярый әле ясин чыгып, аз булса да хәлен җиңеләйтә алдым (шулай дип уйлыйсы килә)

Әтиии… Авылга кайтсам… Син бүлмәңдә гәҗит укып ятасыңдыр төсле», - дип язган ул.

Якынын югалту ачысын кичергән инстачылар да таныш хисләр кичерүләрен язган, шулай ук сабырлык теләп язучылар да күп.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100