Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина каен суын җыючыларны тәнкыйтьли: «Апалар, комсыз булмагыз алай!»

Элекеге телетапшырулар алып баручы каен суын күпләп җыючыларны тәнкыйтьләгән.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина каен суын җыючыларны тәнкыйтьли: «Апалар, комсыз булмагыз алай!»
Солтан Исхаков

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина каен суын күпләп җыючыларны тәнкыйтьләгән.

Ул бу хакта язмаска да уйлаган булган, әмма газетада берсен-берсе уздырып мактанган кешеләр турында язгач, тыелып кала алмаган.

«Языйм әле! Сез дә языгыз фикерләрегезне! Татар хатыннары (төрле авыл, районнардан язалар) берсе (Чаллы Каргалы) 72 литр каен суы җыйган быел! 72л!!! Икенчесенеке (Мөслим, Татар Бүләре) 30 литр гына булган!!! «Матбугат.ру»да 80 литр яптым дип тантана итүчеләр дә күзгә чалынган иде! Авыл, районары хәтердә калмаган.

Җәмәгать! Бу кадәр каен суын сез үзегез эчәсезме соң? Сатасызмы?! Сату өчен лицензияң булуы зарур.

Сез ул каеннарны үзегез утыртып, карап үстердегезме соң? Юктыр мөгаен! Үзең үстергәннең тишеп 72 литр суын агызып булмый ул! Үзең үстергәнгә күтәрелеп караганда да "Сөбханаллаһ" ны әйтеп кенә карыйсың!

Юл буенда «канлы яшь» белән елап утырган зифа каеннарны сыпырып йөрдем… быел да… Тишеп суын агызып алгач, рәхмәт әйтеп ямап куйсаң нәрсә була соң?! Алар бар да тере бит!!! Ярасын тотып, яшен сөртергә куллары булмаса да… Табигать бит « төпсез диңгез» түгел! Аны да якларга, сакларга кирәк! Барыбыз да бер көймәдә җәмәгать!

Татар апалары! Әчегәч, чыгарып кына түгәсез бит! Комсыз булмагыз алай! Каен елатып баеп та, сәламәтләнеп тә булмый! Ул да рәнҗи белә… Бу эш өчен штраф каралганы мәгълумме соң сезгә? Исем-фамилияләрегез белән, авыл-районнарыгызны әйтеп гәҗиткә яздыргансыз?

Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, каен суын җыярга ярамый. Моның өчен штраф каралган.

Агачларны законсыз кисү, урман үсентеләрен зарарлау яки агач, куакларны үз белдегең белән йолкып алган өчен гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр; юридик затларга — 200 меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр штраф каралган, — дип әйтәләр министрлыкта!», — дип җан ачысы белән язган ул.

Инстачылар табигатькә булган мөнәсәбәтне вәхшилек дип атаган.

«Быел 30 литр гына каен суы җыйган апа үзе турында газетага язгач, икенче елга 100 литр җыя инде», «Комсызлык чир инде ул…»; «Ачлар. Мин аның 1 стаканын да эчә алмыйм. Агачның күз яше бит ул», «Штраф, штраф, штраф! Кешене бүтәнчә җиңеп булмый. Тузганак белән чүп үстергәнгә, урман-күлләрне мыскыллаганга, йорт-җирен чиста тотмаганнарга да штраф түләтергә кирәк. Иң кимендә - 5 мең итеп. Бер түләсә, башка алай эшләми ул», — дип комментарийлар калдыручылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100