Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина - ирләргә: «Хатының чәпчесә, тыңлап бетер дә, матурым дип әйт»

Юмор, сарказм стиле белән таныш булмаганнарга УКЫМАСКА!» — дип язган журналист.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина - ирләргә: «Хатының чәпчесә, тыңлап бетер дә, матурым дип әйт»
«Татар-информ» архивы

Бүген Ирләрнең нервасын саклау көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина ирләргә саклану буенча киңәш биргән.

«Нерва кылларын нинди форматта гына чиртә башласалар да — тыныч калырга. Мисал: диңгез дулкыны бәрә дип кыя ишелми бит.

Өйгә ишектән кергәндә үк, хатыныңны танышкан көнеңдә күргән сыман елмай, керешли генә ишек төбеннән яки подъезд тәрәзә төбендәге гөлдән генә өзелгән булса да чәчкә суз.

Пешергән ашын мактый-мактый аша (тозсыз, балсыз, әнинеке тәмле була иде һ.б сүзләр кирәкми). Аша!!!

Бигрәк тәмле булган, син аргансыңдыр, табак-савытны юып куям, — дип әйт! Әйт!!! Юдырмый ул аны сиңа, ә синең бер кылың да өзелми.

Тамагың туйгач, бохар мачысы сыман, диванга яки компьютер каршына барып ишелмә! Хатыныңа сораулар бир! Сөйли башласа, тыңла! 5 минут кирәк бу эшкә, яки 10 булсын инде. Син тыңламасаң, башка тыңлаучы табылачак ич.

Ара-тирә булса да театрга, кинога алып бар хәләл җефетеңне (билет үзе алып кайта инде ул, еламыйча ияреп кенә бар). Хатын —кызга кирәк әйбер болар. Күлмәк, туфли һ.б күрсәтәсе бар.

Чәпчи, дулый башласа — качып китү ягын карама, барыбер эзләп табып җаныңа төшәчәк. Иң яхшысы тыңлап бетер, ахырдан бары тик бер сүзтезмә әйт — «ярар матурым».

Шул очракта бөтен кылларың үз урынында, нерваң төзек, тамагың тук һ.б нәрсәләрең канәгать булыр!

Юмор, сарказм стиле белән таныш булмаганнарга УКЫМАСКА!», — дип язган журналист.

Нәкъ шушы сүзләрне ирләренә әйтергә теләүчеләр табылган. Алар ирләренә шушы киңәшләрне укып күрсәтергә җыенулары турында язган. «Бу киңәшләрне укып, ишетеп, дөрес куллана белсәләр ярар иде», дип тә кайгырып куйган бер ханым.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100