Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина диңгездә дөрес ял итә белмәүчеләр турында язган

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры шифалы кояш «сәгатьләрен» искәртә.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина диңгездә дөрес ял итә белмәүчеләр турында язган
«Татар-информ» архивы

Миләүшә Сибгатуллина диңгездә дөрес ял итә белмәүчеләр һәм дөрес ялның нинди булырга тиешлеге турында язган.

«Меңәр чакрым узып диңгезгә килеп, отель бассейнында коенып ятучыларны беркайчан да аңлый алмадым! (я мин, я алар «дөрес» түгел)

Диңгез ярында, пластмасса лежакта, эсседә сыра эчеп, тау-тау булып ятучылар — тагын бер табышмак! (алар шулай ук күпчелек, димәк, мин «дөрес» үк түгел)

Ташка, комга ятасы!!! Табигый материалга!

Кояш бөтен микробны үтерә! Лежакта инфекция үрчи!

Ник соң аякка резина башмакларны киеп куярга?! (бик кызганабыз инде үзебезне, авырттыра бит!)

Кояш нурларын җыйган, кызган ташларга, комга басып йөрмәскә?! Массаж бит ул! Дәвалану чарасы! Аяк табанында бит бөтен сәламәтлек!

Төне буе эчеп, кояш кыздырганда диңгез буена төшү, аннан кысла кебек кызарып яну — бу ял түгелдер, дим.

Ничек шул кадәр үзеңне, организмыңны яратмаска кирәк?! Шифалы кояш 11 гә кадәр һәм кичке сәгать 5тән соң! Безнең максат — сәламәтлекне ныгыту!

Кемгәдер катырак бәрелгән булсам, гафу! Һәр кеше үзе теләгәнчә ял итәргә хокуклы, әлбәттә», — дип тәмамлаган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100