Миләүшә Сибгатуллина:«Чыршы бизәүнең, балаларга бәйрәм ясауның бер начарлыгын күрмим»
Аларның гаиләсе ноябрь азагында ук чыршы бизәгән.
«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина гаиләсе ноябрьдә үк чыршы бизәгән, әмма балалары кечкенәдән Кыш бабайның барлыгына ышанмый икән.
«Киләсе елда гына түгел, туар көндә нәрсә көткәнен дә белмибез хәзер!
Шуңа да, дусларым, тыныч, рәхәт мизгелләрнең кадерен белик!
Чыршы бизик!
Бүләкләр әзерлик!
Бәйрәм ясыйк!!!
Һәр көнебезнең бәйрәм булганын аңлар чаклар җиткәч, үкенерлек булмасын!
Безнең балалар кыш бабайга ышанмый!!!
Бик бәләкәй чактан ук ышанмадылар!
Чөнки әтиләре бар нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә биргәнен төшендереп аңлатты.
Чыршы бизәүнең, балаларга бәйрәм ясауның бер генә начарлыгын да күрмим! Зур, яшел чыршыбыз бар! Анысын авылда киендерәбез. Ак чыршы эзләп Казанны урадык, ишегалдындагы кибеттә бар булып чыкты!» — дип язган ул.