Миләүшә Сафина якын кешесе хакында: «Тавышы әле дә колакларда, җылысын һаман тоям»
Җырчы Миләүшә Сафинаның әтисен югалтканына ике ел үткән.

«Нәкъ ике ел — әтисез… Әти 6сыннан 7 апрель төнендә китеп барды… Тормышымдагы иң озын һәм авыр төнем. Ике ел үтте, тик әрнү китми. Көн саен арта гына бара. Аның тавышы әле дә колакларда чыңлый, аның исен һәм җылысын һаман тоям.
Ул бары тик минем бәхетле булуым хакында хыялланды. Кияүгә чыгуымны бик көтте, Мәрьямның тулы гаиләдә үсүен, өебезне төзергә ярдәм итәргә теләде. Тик көтеп җиткермәде.
Бүген мин бәхетле, Аллаһка шөкер, барысы да бар, әти генә юк. Әти безне күзәтеп шатланадыр дип уйлыйм», — дип язган ул.
«Әти кешенең кызына булган мәхәббәте әйтеп бетергесез зур һәм бүтән төрле. Урыны җәннәттә булсын, яхшы кеше иде», — дип комментарий калдырган җырчы Илназ Сафиуллин.
«Фирдәвес җәннәтләре насыйп булсын Рөстәм абыйга», «Алтын сүзләр. Мин сине аңлыйм, үзем дә шуның аша үттем», Гаилә бәхете телим, Миләүшә», — дип яза башка инстачылар.