Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан ресторанча сырник рецепты

Ингредиентлар чама белән салына.

news_top_970_100
Миләүшә Сабировадан ресторанча сырник рецепты

Пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшәдән ресторанча сырник пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Барлык ингредиентлар да чама белән алына. Алар - эремчек, йомырка, шикәр комы, каймак, он.

Барлык ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм уртача зурлыкта шарлар ясарга. Аннары аларга форма бирү өчен тактага он сибәргә, шунда сырникны куярга һәм өстенә стакан куеп, форма бирергә.

Майлы табага салып ике ягын да кыздырырга.

Әзер сырникларны җиләк-җимеш, төрле джемнар белән бизәргә мөмкин. Табынга каймак белән бирергә була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100