Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова Данирның элек йөргән кызы турында: «Аны барыгыз да беләсез...»

Миләүшә Сабирова виртуаль дусларына Данир белән чүт кенә аерылышмый калулары хакында сөйләгән.

news_top_970_100
Миләүшә Сабирова Данирның элек йөргән кызы турында: «Аны барыгыз да беләсез...»
Миләүшә Сабированың телеграм каналы

Данир Сабиров белән тормыш иптәше Миләүшә Сабированың үзара мөнәсәбәтләре, инде күп еллар бергә гомер итүләренә карамастан, яңа гына йөри башлаган егет белән кызны хәтерләтә. Данир хатынына әллә нинди бүләкләр бирә, сюрпризлар оештыра. Миләүшә дә гел иренең янәшәсендә, аның төп таянычы. Бу парның тормышында беркайчан да кризис чоры булмаган дип уйларга мөмкин булыр иде. Әмма алай түгел икән. Данир белән Миләүшә бервакыт чүт кенә аерылышмый калганнар. Бу хакта Миләүшә Сабирова үзенең телеграм каналында сөйләгән.

«Безнең кризис өйләнешкән елда ук булды. Минем кеше түгел икән бу, аерылышырга кирәк дип уйладым. Барысы да Данирның элек йөргән кызы даими шалтыратып торудан башланды. Ул минем Данирга туры килмәвемне әйтә, ә Данир аның шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирә, аның белән сөйләшә иде. Ул кыз Данирдан: «Син мине сагынасыңмы?» — дип сорый иде. Сез аны барыгыз да беләсез. Татарстанның атказанган артисты. Ә үзе Данирны түбәнсетеп, аның бернәрсәсе дә булмавыннан көлеп йөрде.

Без Данир белән икебез ике төрле тәрбия алган кешеләр буларак һәм тормышка карашларыбыз төрле булу сәбәпле талаша идек. Мәсәлән, миңа үземне каршы алулары, озатып куюлары мөһим. Ә Данир моны кирәк санамый. Миңа игътибар күрсәтми иде. Ә мин аны әтием белән чагыштырып карый идем. 

Ә хәзер Аллаһка шөкер. Үземә нинди ир кирәк, шундыйны тәрбияләдем дип әйтергә була. Мәхәббәт һәм сабырлык барысын да җиңеп чыкты. 

Ә сезнең кризислар булдымы? Аларны ничек җиңеп чыктыгыз? Бүген сез бергәме?» — дип сораган Миләүшә социаль челтәр кулланучылардан. 

Бу язмасы белән Миләүшә виртуаль дусларының төн йокыларын качырган. Бөтенесенең дә Данирның элек йөргән кызының кем икәнлеген беләселәре килгән. 

«Теге атказанганның кем икәнлеген беләсе килә инде хәзер», «Баш хәрефен булса да языгыз инде», «Уразова түгелме икән?», «Уразова Данирдан олы бит ул», — дип язышкан халык. «Хәзер бөтен атказанган артистларны эзли башлыйлар инде», — дип язган Лилия Хәйруллина. Башкалар Иркә яисә Илсөя Бәдретдинова түгелме икән дип тә фаразлаганнар.

  • Данир Сабировның хатынына ясаган сюрпризы әкиятме, чынмы?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100