Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина: «Кочаклашу — энергия алмашу, кадерле икәнеңне тою һәм аңлату»

Инстачылар элеккеге телетапшырулар алып баручының фикерләре белән килешкән.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина: «Кочаклашу — энергия алмашу, кадерле икәнеңне тою һәм аңлату»
Солтан Исхаков

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина кочаклашу турындагы фикерләрен мисаллар белән дәлилләп, инстаграм битендә язган.

«Кил, кочаклыйм әле үзеңне! Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалыйлар да икән әле. Күптән түгел галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Майами университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглобин күләме арткан. Ә соңгысы исә, иммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер Америка табиблары көнгә 4-5 тапкыр кочаклашырга кушылган рецептлар да язып бирә башлаган, ди.

Борынгылар да кочаклашуның файдасын белгәннәр. Мәсәлән, Альберт Энштейн эшләүдән туктаган, арыган араларда янына хатынын чакыра торган булган.

Берникадәр вакыт кочаклашып торганнан соң, үзенә көч керүен сизеп, эшен дәвам иткән. Ә детектив тарихлары белән дан казанган Жорж Сименон төшенкелеккә бирелгән, эшкә кулы бармаган вакытларда маникюр салоннарына йөрергә яраткан. Тырнакларының матурлыгы борчымаган аны. Бары яшь маникюршаларның йомшак кагылулары кәефен күтәреп җибәрүен яшермәгән ул. Хәзер күбебезнең кочаклашырга вакыты да юк. Тыз-быз чабабыз, артта калмаска тырышабыз… Нәтиҗәдә, бер-береңне назларга вакыт та калмый. Ярый да әле аралашырга телефон һәм компьютерлар бар. Шушы максатларны күздә тотып, Сингапур галиме Джеймс Те «ерактан кочаклашу» өчен костюм уйлап тапкан. Бу очракта ике кеше дә интернет аша бер-берсен күрәләр һәм махсус жилет аша бер-берсенең кайнар кочакларын тоялар икән», — дип язган элеккеге телетапшырулар алып баручы.

Миләүшә Сибгатуллинаның виртуаль дуслары «шәп киңәшләр» дип аның сүзләре белән килешкән. «Аның Илһамы да илһам бирәдер», - дип язган бер инстачы, алып баручының иренең исемен искәртеп.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100