Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләш нәрсәдән файдалы?

Үләннәр җыючы Рушания Минсагирова миләшнең файдасы турында сөйли.

news_top_970_100
Миләш нәрсәдән файдалы?
https://pixabay.com/ru

«Миләш өлгереп килә. Дәвалану максатында миләшнең җимешләре кулланыла. Аның составында витаминнар күп, шуңа да аны азканлылыктан һәм хәлсезләнгәндә кулланалар.

2 чәй кашыгы җимешкә 2 стакан кайнар су салып, төнәтмә ясап эчәләр. Бераз гына шикәр кушарга да була. Көн дәвамында әз-әзләп 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

Ашказаны согының кислоталылыгы (кислотность желудочного сока) түбән булганда, ашарга 20 минут кала, 1 чәй кашыгы миләш согы эчәргә киңәш ителә. Миләш согы үт кудыру үзлегенә ия.

Киптерелгән миләш төнәтмәсе бераз эчне йомшарта һәм кан китүне туктата ала. Шулай ук ул бөерләрдә таш булганда, нефрит, подагра, ревматизм кебек авырулар вакытында, сидек кудыргыч, холецистит вакытында үт кудыргыч чара буларак та кулланыла.

Беренче кыраулар төшкәч җыйганда миләш җимешләре тагын да тәмлерәк була», — дип яза үләнче үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100