Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә һәм Данир Сабировларның Айдар Галимовның юбилеендагы образларын ошатмаганнар

Миләүшәнең Айдар Галимовның фанаты булуы турында виртуаль дуслары да белә.

news_top_970_100
Миләүшә һәм  Данир Сабировларның Айдар Галимовның юбилеендагы образларын ошатмаганнар
«Татар-информ» архивы

Данир Сабировның хатыны Миләүшә Айдар Галимовның туган көнендә төшкән фото куйган. Инстачылар Сабировлар гаиләсенең кара киемнән булуларын һәм юбилярга бүләк ителгән букетлары да кара тасма белән бәйләнгәнен ошатмаган.

«Бу прическа һәм макияж сезне 15 елга картайта. Интеллигент һәм олы яшьтәге кешенең туган көненә тыйнаграк киенсәгез дә булыр иде»;

«Үпкәләмәгез, әмма киенү стилегез кара, ошамады. Чәчәк бәйләмегез дә сәер иде», — дигән комментарийлар берничә тапкыр кабатланган.

Мондый комментарийлар язучыларга «агуларын чәчеп утырмаска» киңәш иткән икенчеләре.

Әлбәттә, уңай комментарийлар күбрәк, күп кешегә, киресенчә, Сабировларның образлары ошаган.

Миләүшәнең Айдар Галимовның фанаты булуы турында инстаграмдагы сәхифәсендә сөйләгәне дә, язганы да бар.

«Сез инде минем Айдар Галимовның фанаты булуымны беләсез. Мин аның бер генә концерт программасын да калдырмый идем, хәтта кайберләрен берничә тапкыр карадым. Ул миңа кеше буларак та, аның сәхнәдәге образы да, аның иҗаты да ошый!», — дип искәрткән ул виртуаль дусларына.

«Айдар абый! Сәламәт булыгыз! Рәхәт тормышта яшәгез. Озак еллар тамашачыларыгызны сөендерергә насыйп булсын. Зилә апа белән тигезлектә балаларыгызның, оныкларыгызның уңышына сөенеп яшәргә язсын. Без сезне яратабыз», дип матур теләкләр дә язган пародистның хатыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100