news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова кар көрәүнең күңелле ысулын уйлап тапкан

Ул көрәкне кар кызы ясауга алыштырган.

news_top
Миләүшә Айтуганова кар көрәүнең күңелле ысулын уйлап тапкан
«Татар-Информ» архивы

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова шәхси йортта яши һәм еш кына инстаграм сәхифәсендә кар көрәгәнен күрсәтә.

Быел кар күп булу сәбәпле, көрәк белән карны чистарту ардырган да, туйдырган да, күрәсең. Ул бу эшне кызыклырак итеп башкарырга булган.

Видеода күренгәнчә, Миләүшә Айтуганова кар тәгәрәтә. «Кар көрим әле мин шул рәвешле. Көрәк белән эшләгәнче, кар кызы ясарга булдым. Лайфхак», — ди ул.

«И, яратам, шундый күңелле кешеләрне», «Супер», «Абау, балачакка кайтабыз» кебек комментарийлар калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар