Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова каошики бию серләренә өйрәтә

Журналист, продюсер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова Инстаграм битендә мастер-класс үткәргән.

news_top_970_100
Миләүшә Айтуганова каошики бию серләренә өйрәтә
Салават Камалетдинов

Каошики — ул йога элементларыннан торган бию, медитация һәм кардио-күнегү. Кайбер йога тарафдарлары фикеренчә, әлеге бию төре акыл эшчәнлеген яхшыртып җибәрә һәм организмга әйбәт тәэсир итә.

«Кичке бию - каошики. Иртән дә биергә мөмкин. Кызлар, әлеге биюнең тәэсире зур. Көндәлек практика зур нәтиҗәләргә китерә. Каошики белән шөгыльләнү йокысызлыкны бетерә, аруны баса, куркулардан, өметсезлектән азат итә, эшчәнлекне арттыра, озак яшәүгә этәргеч булып тора. Көн саен 5-7 минут кына биесәгез дә, нәтиҗәләрен үзегездә тоярсыз», — дип язган Миләүшә Айтуганова каошикиның файдасы хакында.

Күптән түгел Миләүшә Айтуганова Инстаграм сәхифәсендә мастер-класс оештырды. Бик күпләр аңа кушылып, бию хәрәкәтләрен кабатлады, каошики серләренә төшенде.

«Шәп!», «Безне дә өйрәтегез әле», «Без дә сезнең белән биедек», — дип яза инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100