news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова: «Хәния Фәрхи турында кино төшерергә хыялланам»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, продюсер Миләүшә Айтуганова киләчәктә татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхи турында кино төшерелергә мөмкин дип әйтте.

news_top
Миләүшә Айтуганова: «Хәния Фәрхи турында кино төшерергә хыялланам»
Солтан Исхаков

«Кино төшерү хыялы чынга ашырмы-юкмы икәнен белмим, әле сөйләшүләр генә бара. Ул бездән генә тормый бит. Андый фикерләр узган ел да бар иде, ләкин әлегә төгәл әйтә алмыйм. Бу әле хыял гына.

Хәниянең үзе исән чагында миңа берничә тапкыр: «Минем язмышым үзе үк гыйбрәтле, әйдә, кино төшерик әле», — дип әйткәне истә. Хәния киткәч тә бу турыда Габделхәй белән сөйләшкән булды. Әмма хәзер вәзгыять шундыйрак, күрәсең, кино төшерү вакыты әле җитмәгән, ләкин хыял бар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Миләүшә Айтуганова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар