Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Айтуганова: «Гомерем буе әтинең итәгенә утырып, үзен кочакларга хыялландым»

Продюсер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова әтисенең туган ягы - Әгерҗе районы Нарат авылына кайткан. Әтисе белән булган хатирәле урыннарны ул видеога төшергән һәм Инстаграм битендә урнаштырган.

news_top_970_100
Миләүшә Айтуганова: «Гомерем буе әтинең итәгенә утырып, үзен кочакларга хыялландым»
Солтан Исхаков

Бүген әтинең туган авылына кайттым. Сагынганмын Нарат авылын, Көтмәс буйларын… Ул шундый үзенчәлекле авыл — уртасында мәчет тора, ә мәчеттән төрле якка урамнар җәелгән. Өстән карасаң — кояш кебек. Үзем Казанда тусам да, тартып тора шул яклар. Девятерня авылындагы мәктәп — Ләбиб Айтуганов исемле. Әтием белән горурланам. Бик яшьли 28 яшендә фани дөньядан китсә дә, исеме онытылмый…

Әтине хәтерләмим, әмма гел мине күзәтеп тора сыман. Мин гомерем буе әтинең итәгенә утырып, үзен кочакларга хыялландым… — дип язган Миләүшә Айтуганова.

«Нинди дулкынландыргыч мизгелләр», «әтиегез гаҗәеп кеше булган, Миләүшә Ләбибовна. 28 ел гомер, шундый яшь кенә егет. Ә ул иҗат иткән шигырьләр, җырлар hәммәбезнең күңеленә сеңгән», «Бик яшь булган икән әтиегез… Белми идем. Урыны оҗмахта булсын», — дигән халык Миләүшә Айтугановага.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100