Җәмиләнең «Интертат»та чыккан әңгәмәсе татар артистларын «шартлаткан»
Җырчының татар эстрадасы турындагы фикерләренә җавап итеп, Фирдүс Тямаев, Марат Мухин, Альбина Кармышева кебек эстрада вәкилләре һәм бик күп инстачылар комментарий язды.
«Интертат» сайтында Финляндиядә яшәп иҗат итүче Җәмилә Низаметдин белән әңгәмә басылган иде. Анда Җәмилә татар эстрадасы артистларының сәхнәне бизнеска әверелдерү, җырларга бер үк төрле аранжировкалар ясалып, халыкка тәкъдим ителүе турында әйтте. Халыкның моңны аңламавы турында: «Тямаев моңлы җырлый, диләр. Моңны пентатоника белән бутыйлар, ахрысы…» — диде Җәмилә.
Җәмилә фикеренчә, татар эстрадасының яңа теле булырга тиеш. Бер цитатасын да китерик: «Мәликәне нигә югалттыгыз? Ул супер җырчы иде. Зәйнәп Фәрхетдинованы да этно җырчы буларак үстереп була иде. Ә хәзер без бөтен проектта Винера Ганиева һәм Салаватның укучыларын гына күрәбез», — ди ул. «Заманча музыканы белгән укытучылар кирәк анда. Винера Ганиеваларга аксакал булырга, яшьләргә мөмкинлек бирергә вакыт», — дип саный фин татары.
Җырчының татар эстрадасы турында әйткән сүзләре артистлар һәм инстачылар арасында шактый каршылыклы фикерләр уятты. Үзенең иҗатына кагылышлы сүзләрне Фирдүс Тямаев аеруча авыр кабул иткән. «Интертат»ның инстаграм сәхифәсендәге постка иң беренче комментарийны ул калдырган. «Кем соң бу? Зәйнәп апаны үстерергә кирәкми, ул болай да затлы җырчы. Заманында иң күп концертларны алар куйдылар, Аллаһка шөкер. Минем үземне бөтенләй җырчы дигәнем юк, һәрвакыт автор-башкаручы дип әйтәм. Яшьләргә болай да мөмкинлек бар. Хәзер радио-телевидениегә түлисе юк, бушка интернет бар. Җыен акыл ияләре!» — дип яза Фирдүс.
«Тәнкыйтьне бер дә күтәрә алмыйсыз инде», «Сез югында ул бар иде. Кем икәнен белмәвегез шарт түгел», — дип җавап кайтара аңа инстачылар.
Татар эстрадасының аранжировка ясау остасы Марат Мухин да бәхәстән читтә калмаган. Җәмиләнең фикерләрен «Татар тудей» сайты репост ясап куйган иде. «Бөтенесе нидер сөйләгән булалар! Син ал да эшлә, аркаңнан кагып: „Булдырдың“, — дип әйтерлек булсын», — дип язган шул пост астына Марат.
Зәйнәп Фәрхетдинованы улы Булат Билалов яклап чыккан. «Эт өрә тора, кәрван бара тора», — дип комментарий калдырган ул.
«Тутарка» псевдонимы белән чыгыш ясаучы Альбина Кармышеваның фикере дә кызыклы. «Әңгәмә барышында чит артистларның иҗатына нигә кагылалар икән, шуны һич аңламыйм. Чит иҗаттан хайп эзлиләр. Кемнең кемне үстерүе һәм сәхнәгә чыгаруы нигә кирәк? Үзегез, үз иҗатыгыз өстендә эшләгез. Барыбызга да мәйдан җитәрлек. 20 елга якын югалып торалар да, халыкның үзләрен хәтерләмәвенә шаккаталар. Матбугатта басылган бер пост искә төште. „Әңгәмә биргән һәр җырчы ‚сәхнәне чүп басты‘ дип сөйли“, — диелгән иде анда. Алардан үрнәк алмыйк әле, җәмәгать», — ди ул.
Нигездә, инстаграмдагы комментарийларны ике төргә аерырга була. Инстачыларның бер төркеме Җәмиләнең кем икәнен, чыннан да, хәтерләми. Алар Җәмиләне әллә каян килеп чыккан бер җырчы татар эстрадасын хурлый дип кабул итә, Фирдүс Тямаевның җырларыннан башка яши алмавы турында яза.
Икенче төркеме исә, татар эстрадасында эчпошыргыч бертөрлелек хөкем сөрә, барысын да үзгәртеп корырга вакыт җитте дип саный. «Ерактан яхшырак, сыйфатлырак күренә шул. Сәхнәне „шәкертләрнең“ басып алуы да дөрес. Тямай моңлы җырчы булгач, легендар Илһам Шакировлар кем икән?»;
«Җәмилә бик төпле, дөрес фикер язган, курыкмаган, ялагайланмаган. Шулай, сәхнәне ике кешенең шәхесләре басып алды. Күңел кайтты алардан. Винера ханымга да ял итәргә вакыттыр, күп эшләде. Сәнгатькә үз өлешен кертте».
Әлбәттә инде, әлеге бәхәс барышында без - журналистларга да «эләкми» калмаган. «Тыңлый алмыйм җырларын. Шигырьләре өченчы сыйныф баласыныкы кебек. Яңа тема түгел, тавышы юк. Финляндиядә яши дигәнгә генә әңгәмә әзерләгәннәр инде ялагай журналистлар. Казанда мондый җырлаучыны күрүче дә юк, оялмыйча җыр дип әйтергә», — дип язган берәү.
«Күпләр әңгәмәне укып та тормыйча җавап язганнар дигән фикергә килдем. Җәмилә беркемне дә кимсетмәде дә, хурламады да, бары тик бүгенге татар эстрадасы турында сөйләде. Башкалар түзеп тора алмады, „шартлады“, нишләтәсең, булгалый», — дип тә язганнар.
Теманы күзәтүне дәвам итәчәкбез.