Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәмилә кеше гаиләсен җимерүчеләргә багышлап «Дуңгызлар» дигән клип төшергән

«Күпләр кеше хатынын яки ирен тартып алу теләге белән чит гаиләне җимерә. Кеше мөнәсәбәтләренә тыкшынганда ахыры ни булып бетәсен уйланмыйлар. Ничек тә үзенекен итәргә иелиләр. Ләкин бу һич дөрес түгел», — ди Җәмилә.

news_top_970_100
Җәмилә кеше гаиләсен җимерүчеләргә багышлап «Дуңгызлар» дигән клип төшергән
клиптан скриншот

«Диндә мондый гамәлләр катгый тыела. Тормыш законнары кайда да бер. Кеше оясын җимерү килешми.

Гаилә — тереклек берәмлеге, андагы мөнәсәбәтләр дә тере. Гаиләдә үсеш кризислары да була, нәни һәм бик үк нәни булмаган конфликтлар да килеп чыга. Алар гаилә начар булуыннан барлыкка килми, бары тик һәр гаилә тормышында авыр чорлар булгалый. Шундый кризис вакытында гаиләгә чит кеше килеп керсә, партнерларның берсе белән гыйшык уены башласа, ул бу гаиләгә әлеге авыр чорны үтеп, ныгырга ирек бирми.

Сорау бирүчеләргә мин шуны әйтәм: ни өчен кеше гаиләсенә керергә? Парның үзенә килгәндә, гаилә үзе эчендәге сәбәпләрдән дә җимерелә ала. Бу очракта да гаилә эченә керү һич кирәк түгел. Гаиләле кешегә гашыйк икәнсез, соңыннан ул ялгыз калгач, аңа авыр булганда булышыгыз. Шулай эшләгәндә, җимерелгән гаилә хаталарын истә тотып, уңышлырак пар төзеп булу ихтималы бар. Ләкин кризис вакытында өченче кеше һәрвакыт артык. Хәтта кризисны тирәнәйтеп тә җибәрә ул.

Әлбәттә, минем җавабым олы йөрәкле һәм намуслы кешегә юлланган. Чөнки явыз кеше үз эгоизмы кубызына һәр нәрсәне биетергә омтыла, башка кешенең мәхәббәтен, гаиләсен, өметләрен җимерүдән дә тартынмый. Башкаларның кайгы-хәсрәте аны борчымый», — ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100