news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мичтә йомырка пешермәкче булган кыз сукыр калган

Микродулкынлы мичтә йомырка пешермәкче булган кыз сукыр калган

news_top
Микродулкынлы мичтә йомырка пешермәкче булган кыз сукыр калган
Британиянең Реддитя шәһәрендә яшәүче Бетани Россер исемле кыз, микродулкынлы мичтә йомырка пешергәндә сукыр калган, дип яза The Sun. 

Бетани Россер йомырка пешерү рецептын Интернеттан алган. Интернетта йомырканы микродулкынлы мичтә шартламаслык итеп пешерерлек итеп өйрәткән булалар. 

Кыз, инструкцияне саклап, савытка салып, йомырканы мичкә куя. Билгеле бер вакыттан соң микродулкынлы мичтән савытны ала, шул чакта йомырка шартлый һәм кызның битен пешерә.

Пешкән кызны Бирмингем шәһәре хастаханәсенә илтәләр. Аның бер күзе сукырайган була. 

"Мин ярым үлем хәлендә идем. Тән тиресе сәгатьләр буе янган кебек тоелды", - ди Бетани. 

Кыз беркайчан да микродулкынлы мичтә йомырка пешермәячәген әйткән. Кызның күзе кабат күрә алачакмы-юкмы, билгесез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар