Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мичнең күпләр белми торган серләре

Микродулкынлы мичтә пешереп, эретеп, кыздырып, киптереп һәм яңартып була, аны өйгә хуш ис чыгару өчен файдаланырга мөмкин.

news_top_970_100
Микродулкынлы мичнең күпләр белми торган серләре
https://pixabay.com

Микродулкынлы мич серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Макарон һәм карабодайны салфетка каплап җылытсаң, алар кипми.

Пицца җылытканда янына сулы стакан куегыз. 

Бутерборд тәмле булсын өчен, аны тәлинкәнең уртасына түгел, кырыена куялар. Шул чакта ул тигез җылына.

Дымлы чүпрәккә төреп куйсаң, микродулкынлы мичтә иске ипи дә яңара.

Күптән савытта торып кибеп беткән тәмләткечләрне 15 секунд җылытсаң, алар да яңара.

Тураганда, суган күзгә кермәсен өчен, аны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары беркем дә еламас.

Сарымсакны 30 секундка мичкә куеп торсаң, чистартырга җиңел була.

Шикәрләнгән балны 30 секундка мичкә куйсаң, ул сыеклана һәм үтә күренмәлегә әверелә.

Кызыл чөгендерне микродулкынлы мичтә пешерү өчен, полиэтилен пакетка салып, 15 минут мичтә тотыгыз. Аннары 5 минут суытыгыз да, пакетны ачыгыз.

Кабыгын чистарту өчен, помидорны 30 секундка мичкә куеп алыгыз. Аннары 2-3 минут суыткач, кабык җиңел әрчелә.

Микродулкынлы мичтә йомырка тәбәсе дә пешереп була. Тәлинкәне мичтә җылытыгыз да атланмай белән майлагыз, өстенә йомырканы сытып салыгыз. Тәлинкәне 1-3 минутка мичкә куеп торсагыз, тәбә әзер!

Бәрәңгене юка телемләп турап, пергамент кәгазе җәелгән тәлинкәгә тезегез дә, бераз май, тоз, тәмләткечләр сибеп, мичкә куегыз. 3 минуттан бәрәңге телемнәренең кире ягын әйләндерегез. Тагын 3 минуттан чипсы барлыкка килә.

Юылган банкаларны юеш килеш микродулкынлы мичкә зур көчәнештә 1,5-2 минут тотсаң, банкалар кыза, су кибеп бетә. Банкалар тулысынча кибеп беткәч, мичне сүндерегез. Шулай итеп банкалар стерильләштерелә.

Әгәр керфек буяу өчен тушь кипсә, аның капкачын ачып, микродулкынлы мичкә куегыз. Янына бер стакан су да урнаштырыгыз. 10 секундтан тушь өр-яңа кебек булыр.

Микродулкынлы мичне чистарту өчен бер савытка лимон согы сыгыгыз, лимон кисәкләрен дә шунда ук салыгыз, ярты чокыр су өстәгез дә 3 минутка мичкә куегыз. Аннары 5 минут көтеп торыгыз һәм мичне губка белән сөртеп алыгыз.

Өйгә тәмле ис чыксын өчен, ваниль, корица кебек тәмләткечләрне куеп, микродулкынлы мичне 15 секунд эшләтегез. Шуннан соң өйгә хуш ис таралыр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100