Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мич һәм смартфон нурланышы яман шеш китереп чыгарамы?

Онколог яман шеш авыруына кагылышлы уйдырмалар хакында әйтте.

news_top_970_100
Микродулкынлы мич һәм смартфон нурланышы яман шеш китереп чыгарамы?
Владимир Васильев

Медицина фәннәре кандидаты, онколог Михаил Ласков «кешеләр смартфон, микродулкынлы мич куллана башлагач, яман шеш барлыкка килгән» дигән бәйлелек турында аңлаткан. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.

Яман шеш - заманча цивилизация авыруы түгел. Авыруның кайсыбер төрләре инде Гиппократ заманында ук билгеле булган. Археология табылдыклары да кешеләрнең борынгы заманнарда ук яман шештән үлгәнен дәлилли. Телефоннан таралган нурланыш белән яман шеш авыруы килеп чыгу арасындагы бәйлелек әле дә исбатланмаган, дип сөйли белгеч.

Табиб сүзләренчә, «сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, яман шеш килеп чыкмый», дигән фикер дә ялгышу булып тора. Онкология авырулары килеп чыгу сәбәпләре күп, барысын да санап бетереп тә булмый, ди ул.

«Ләкин бу үз-үзеңне тәрбияләүдән туктарга дигән сүз түгел. Мәсәлән, симез кешеләрдә яман шешнең унөч төре килеп чыгу куркынычы арта, — дип аңлата табиб. - Яман шеш — олы кешеләр авыруы, дигән гыйбарә дә — уйдырма. Ласков сүзләренчә, олыгайган саен куркыныч арта. Ләкин яшьлек — яман шештән саклану гарантиясе түгел.

Яман шеш барлыкка килгәндә авырту була, дигән фикер дә дөрес түгел. Яман шешнең башлангыч стадияләре еш кына симптомнарсыз үтә».

Ул тагын бер фикер белән килешми. «Бәвелгә гомуми анализны яхшылап ясау яман шеш булуын аермачык күрсәтә», - дигән фикер дә дөрес түгел. Билгеле бер моментка кадәр мондый ысул белән яман шешне билгеләп булмый, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100