Пычрак кулларны сабын белән югач, микроблар һәм бактерияләр сабында каламы, сабынны «пычрак» дип санап буламы икән? Бу сорауга җавапны фактлар сайтында яздылар.
Микробиологлар сүзләренчә, коры сабында бактерияләр спора буларак кына табыла, мондый тирәлектә алар туклана һәм үрчи алмый. Дымлы сабында үрчи ала торган бактерияләр бар. Аларның туклануы сабын составындагы майлы кислоталарның тозлары таркалуга нигезләнә. Тәндәге бактерияләрнең (дымлы тирәлек булган очракта) сабын кисәге аша башка кешегә күчүе дә ихтимал. Ләкин бактерияләрнең күбесе су белән юылып төшеп бетә. Ә сабын кибәргә өлгерсә, бактерияләрнең күбесе үлеп бетә.
Бактерияләрне сабын составы үтерми, бу матдәләр тән тиресе һәм пычрак арасында бәйләнешне генә киметә. Шулай итеп су белән юып төшерү җиңеләя.
Кагыйдә буларак, кеше өчен куркыныч булган микроорганизмнар һәм вируслар сабын составындагы матдәләргә каршы тормый, алар сабын өстендә дә яши алмый.
Сабын һәм бактерияләр турында тагын бер кызыклы миф сыек сабын белән бәйле. Хәзерге заманда җәмәгать урыннарында күп очракта сыек сабын куела, ул гигиеналырак дип санала. Беренче карашка, сыек сабын куркынычсызрак кебек, анда микроблар аз кебек. Ләкин бу алай түгел. Экономия өчен, сыек сабынны тагын да сыекландыралар, ә шундый сабынлы сыек эремәдә авыру тудыра торган бактерияләр рәхәтләнеп яши. Сабын эремәсе концентрациясе азрак булган саен, анда бактерияләр күбрәк үрчи, диелә хәбәрдә.