news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкәч, алты кеше һәлак булган

news_top
Микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкәч, алты кеше һәлак булган
https://t.me/gibdd26

Әстерхан-Ставрополь юлында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә алты кеше, шул исәптән бер бала үлгән. Бу турыда Ставрополье башлыгы Владимир Владимировка сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Башлык мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Владимиров белешмәсе буенча, биш кеше урында ук үлә. Аннары микроавтобустагы тагын бер пассажирның хастаханәдә үлүе билгеле була.

Өлкә ЮХИДИ белешмәсе буенча, бүген көндез Светлодар шәһәре тирәсендә Chevrolet Cruze һәм «Газель» бәрелешә. «Газель» салонында сигез пассажир һәм йөртүче, Chevrolet Cruze машинасында йөртүче үзе генә була.

Җиңел машина йөртүчесе рөхсәт ителгән урында узарга чыга, ләкин каршы як полосага кергәч, микроавтобуска бәрелә. Шуннан соң ике машина да яна башлый.

Микроавтобустагы 4 пассажир һәм ике йөртүче дә үлгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар