Микоплазма, аденовирус һәм бераз гына грипп: Татарстанда сезонлы ОРВИ чоры ничек уза?
Салкын тию, бронхит һәм үпкә ялкынсынуы: еш кына аларны вируслы инфекцияләр китереп чыгара. Татарстанда сезонлы ОРВИ белән авыручылар саны, нинди инфекцияләр күбрәк булуы, республикада яшәүчеләрнең күпмесе грипп белән очрашуга әзер булуы турында санитария табиблары һәм инфекционистлар сөйләде.
Эпидемия бусагасы әле узып кителмәгән
Соңгы атнада Татарстанда 14 355 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, авыру узган атна дәрәҗәсендә кала, шулай ук узган елның шул ук чорыннан аерылмый. Әлегә вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик бусагадан 7,3 процентка түбәнрәк.
«Төрле ОРВИ – риновирус инфекциясе, РСВ – респиратор-синцитиаль инфекция, аденовирус инфекциясе теркәлә. Грипп институты мәгълүматлары буенча, санап үтелгән авыруларны китереп чыгаручылардан тыш, метапневмовирус та бар. Һәм, әлбәттә, грипп үзе һәм парагрипп», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы инфекционисты Халит Хәертынов.
Татарстан халкы коронавирус белән дә авыруын дәвам итә. Авыру еш кына җиңел формадагы ОРВИ кебек уза, авырулар өйдә дәвалана.
Инфекционист сүзләренә караганда, елның салкын вакытында авырулар таралуның билгеле бер эзлеклелеге күзәтелә – гриппның җитди үсешен гадәттәгечә ноябрь-декабрь айларында көтәләр, әлегә авыру очраклары аз. Башка ОРВИлар өстенлек итә.
«Быел микоплазма инфекциясе күп»
Күзәтүләр буенча, бу эпидсезонда күп кешеләргә «бронхит» диагнозы куелган. Инфекционист сүзләренчә, бронхитлар барлыкка килүнең төп сәбәбе – шул ук вируслар.
«Быел микоплазма инфекциясе бик күп. Ул бронхит рәвешендә дә, үпкә ялкынсынуы рәвешендә дә уза ала. Һәрхәлдә, әгәр пациент озак ютәлли яки аның температурасы саклана икән, табибка барырга кирәк», – диде Халит Хәертынов.
Инфекционист сүзләренә караганда, микоплазма инфекциясе безгә таныш булган ОРВИлардан әллә ни аерылмый: температура күтәрелә, йөткерү, хәтта үпкәдә бронхит яки үпкә ялкынсынуы кебек үзгәрешләр дә барлыкка килергә мөмкин.
«Симптомнар охшаш булса да, дәвалау ысулы аерыла. Әгәр гадәти бактериаль үпкә ялкынсынуы барлыкка килә икән, бу – ешрак пневмококк үпкә ялкынсынуы була. Бу очракта антибактериаль терапия схемасы кулланыла. Әгәр дә бу – микоплазма китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы булса, антибактериаль препарат нәтиҗәле булмаячак, монда антибиотикларның башка классы кирәк булачак. Боларның барысын да табиб хәл итә», – ди баш белгеч.
Кешедә коронавирусмы, гриппмы яки башка ОРВИмы икәнен, симптомнар буенча аңлап булмый.
«Төрле вируслар таралганда, пациентка вирусологик тикшерү үткәрү мөһим. Мәсәлән, ПЦР-диагностика кулланыла: 15-20 минут эчендә авыруда грипп яки Covid-19 булуын билгеләргә мөмкинлек бирә торган экспресс-методлар бар. Пациент үз-үзенә төгәл диагноз куя алмый, моның өчен табиб тикшерүе таләп ителә, бигрәк тә авыру авыр формада узганда», – ди белгеч.
ОРВИдан инфарктка кадәр ерак түгел...
Теләсә нинди сезонлы инфекция куркыныч. Кемдәдер авыру җиңел формада узачак, әмма, Халит Хәертынов сүзләренчә, пациентларның шактый өлешендә авыруның авыр формалары барлыкка килергә мөмкин.
«Төрле органнар һәм системаларга зыян килергә мөмкин. Мәсәлән, әгәр без грипп турында әйтсәк, анда сулыш органнары ягыннан өзлегүләр булырга мөмкин, бактериаль пневмония – грипп вакытында иң еш өзлегү. Ләкин йөрәк ягыннан да катлауланулар булырга мөмкин – миокардитлар һәм хәтта инфарктлар да. Грипп сезоны чорында йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авыруларның, миокард инфарктлары, инсультларның артуы инде 30нчы еллардан ук билгеле. Шулай ук ОРВИ аркасында нерв системасы белән проблемалар башланырга мөмкин», – дип уртаклашты табиб.
Инфекционист татарстанлыларны үз-үзләрен диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнмәскә, ә табибка мөрәҗәгать итәргә чакырды. Дөрес дәваланмаган очракта авыру көчәя барачак, бу – иң җитди катлаулануларга китерергә мөмкин.
Грипптан халыкның өчтән бере прививка ясаткан инде
Республиканың баш инфекционисты искәрткәнчә, гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация.
«Иң яхшысы сентябрь-октябрь айларында прививка ясату – бу вакцинация үткәрү өчен иң оптималь вакыт. Авыруның авыр формалары барлыкка килү куркынычы булган төркемнәр өчен бу аеруча актуаль: бу – кечкенә яшьтәге балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар, шулай ук җитди авырулары булган теләсә кайсы яшьтәге кешеләр», – ди табиб.
Хәзерге вакытта 1 282 763 кешегә прививка ясалган, бу – Татарстан халкының 32 процентын тәшкил итә.
«Гриппка каршы вакцинация узарга кирәк, ул авыруның авыр формаларыннан һәм катлауланулардан саклаячак. Симптомнар барлыкка килгәндә өйдә калу һәм табиб чакырту бик мөһим», – диләр Россия кулланучылар күзәтчелегендә.
Хәлит Хәертынов, үз чиратында, сезонлы вируслы инфекцияләрдән саклану өчен, шәхси гигиена чараларын онытмаска, ашар алдыннан кулларны юарга, ә кешеләр күп җыелган урыннарда битлек киеп йөрергә кирәклеген искәртте.