news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Микела Абрамова белән Ержан Максим мәхәббәт турында җыр яздырган

Микела Абрамова белән Ержан Максим мәхәббәт турында җыр яздырган

news_top
Микела Абрамова белән Ержан Максим мәхәббәт турында җыр яздырган
Алсуның кызын Микела Абрамова белән "Голос.Дети" финалисты Ержан Максим бергәләп җыр яздырган. Бу трек мәхәббәт турында баллада. Микела аны үзенең инстаграмына куйган.

"Ура. Ниһаять без Ержан белән башкарган җырның релизы чыкты. Продсерларга, авторларга рәхмәт", - дип язган ул.

Инстачылар Микелага усал кешеләрне тыңламаска киңәш итә. Яңа җырны ошатканнар, уңышлар теләп язганнар.

"Голос.Дети" проектының алтынчы сезонында алган миллион сумны Микела Абрамова Казандагы Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырды. Алар финалда Ержан Максим белән бергә катнашкан иде. Соңыннан Беренче канал хисапны дөрес булмаган дип тапты һәм финалга чыгучыларның барысына да миллион сум акча бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар