news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Михаил Жванецкий вафат

Язучы-сатирик үзенең әсәрләре белән концертларда чыгыш ясый иде.

news_top
Михаил Жванецкий вафат
http://kremlin.ru

Сатирик Михаил Жванецкий 86 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Михаил Жванецкий октябрьдә сәхнәдән китүен хәбәр итте. Ул олы яшьтә булуын, үзен начар хис итүен сөйләгән иде.

Җырчы Алла Пугачева Жванецкий үлеме турында яза. «Бик зур югалту», — ди ул.

«Менә бетте инде. Син бездән бөтенләйгә киттең. Дустым минем, онытылмаслык. Һәрчак йөрәк түремдә булырсың», — дип яза Пугачева инстаграмда.

Михаи́л Миха́йлович Жване́цкий 1934 елның 6 мартында Одесса шәһәрендә туган. Язучы-сатирик, ул үзенең әсәрләре белән концертларда чыгыш ясый иде.

Киносценарист, телевидение алып баручысы, актер, Украинаның халык артисты, Россиянең халык артисты, Россия Президенты премиясе лауреаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар