Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Любимов: «Битлек вирусның сезне үтерерлек дозасын үткәрми кала ала»

ТНВ журналисты Михаил Любимов, коронавируслы авырулар яткан хастаханәдә булганнан соң, битлекнең нигә кирәкле икәнен Фейсбук битендә аңлатып язган.

news_top_970_100
Михаил Любимов: «Битлек вирусның сезне үтерерлек дозасын үткәрми  кала ала»
Михаил Любимовның аккаунтыннан

«Бүген ковидтан авыручылар яткан хастаханәдә булдым, — дип яза ТНВ журналисты Михаил Любимов. — 7 шәһәр хастаханәсе госпитале — республикада иң зурысы. Безне реанимациягә кертмәделәр. Яшәү белән үлем арасында булган берничә дистә кеше иде анда… Хәтта халык та, кызганычка каршы, бу тамашага хәзер ияләшеп беткән. Без нәрсә күрәсебезне белеп бардык.

Күргәннәремне сезгә дә сөйләп үтәсем килә. Үз күзләрем белән күргәнне һәм телефондагы мәгълүматны чагыштырып карарга булдым (телевизорны карамаганыма бер ел булды). Чынбарлыкның никадәр авыр икәнлеген аңлыйм, ә кешеләр бу турыда белми. Шулай да, бу вирус һәрберебезгә эләгәчәк.

Фаразлау турында нәрсә генә әйтсәгез дә, чынбарлыкны аңласак, вирусны эләктермәс идек, чөнки вакцина турындагы «яхшы» яңалыкларга ышануның кирәге юк.

Мине битлекләргә кагылышлы бетмәс-төкәнмәс бәхәсләшү таң калдыра. «Битлекләр ярдәм итмиме?» Кешеләр, ә куркынычсызлык каешлары машинада нигә кирәк? Алар аварияне кичектермичә кала аламы соң? Юкмы? Гомерегезне саклап каламы? Әйеме?

Соң, битлекләрнең нинди зыяны бар? Битлек киеп, сакланып калуга гарантия юк, әлбәттә. Әмма вирус йоктыруның дәрәҗәсе мөһим. Йогу дозасы арасында бик зур аерма бар. Бик зур! Беркем дә бер үк төрле авырмый. Табиблар еш кына үзләре эшләгән госпитальләрдә авыру пациентларыннан вирусның дозасын югары дәрәҗәдә йоктыра һәм шуңа күрә алар арасында үлем очраклары күп.

Сез вирусны кибеттә, метрода, даруханәдә һ.б. җирдә йоктыра аласыз, әмма коронавирусны йоктыру ихтималлыгы үзегездән тора. Битлек коронавирус эләгүдән саклап кала алмый, ләкин ул сезне үтерергә мөмкин дәрәҗәдәге вирус дозасын үткәрмәскә мөмкин. Битлек акыл һәм әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгырту билгесе генә түгел, ул сезне җәмгыятьтән дә саклый.

Моны кабул итәргә һәм аңларга гына кирәк, безнең сәламәтлек саклау системасы куркыныч астында. Иртәгә койка табарлармы? Алар хәзер юк инде. Әгәр аны тапмасалар, вирусны йоктырганчыга кадәр сез барысын да дөрес эшләгәнсездер дип өметләнәсе генә кала.

Сезнең үз фикерегез булырга мөмкин, әмма шәхси фактларыгыз була алмый. Факт инде күптәннән үк билгеле: бездә эпидемия. Аның хәзер иң кызган чагы, кызганыч».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100